Казан Мэры 7-нче номерлы шәһәр клиник балалар хастаханәсенең биналарын карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Әле берничә ел элек кенә сәламәтлек саклау учреждениеләренә тиешле ремонт ясый алмау шәһәр алдындагы проблемаларның берсе булып тора иде. Бәхеткә, депутатлар һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов көче белән әлеге мәсьәләне чишүгә ирешелде. Шәһәр хастаханәләрендәге шартлар Казан балалары һәм табиблар өчен лаеклы дәрәҗәгә җитте. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин күптән түгел генә ремонт эшләрен тәмамлаган 7-нче номерлы шәһәр клиник балалар хастаханәсенә ясаган визиты вакытында җиткерде.
Илсур Метшинны хастаханәне ремонтлауның финанс ягын чишүгә ирешкән ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин, шулай ук ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов озата йөрделәр.
Рамил Әхмәтов Илсур Метшинга Айдаров урамы буенча урнашкан 7-нче номерлы хастаханәнең стационар бинасы медицина учреждениесенә 1970 елда бирелгәнлеген, ә ремонт нибары 2012 елда гына башкарылганлыгын сөйләде. Балалар хастаханәсенең стационарына капиталь ремонт ясау өчен шәһәр бюджетыннан 20 млн. сум бүленгән, әмма барлык проблемаларны да чишәр өчен болар гына җитмәгән. Депутат Николай Рыбушкин үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннән соң, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан медицина учреждениесе өчен 45 млн. сум бүлеп биргән. Әлеге акчаларга учреждениедәге капиталь ремонт төгәлләнгән, Челюскин урамындагы поликлиниканың беренче бүлеге ремонтланган, шулай ук яңа мебель һәм медицина җиһазлары алынган.
“Моңа кадәр ничек булган да хәзерге көндәге халәте арасында аерма зур, ремонттан соң биредә күпкә яктырак һәм уңайлырак булган”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Илсур Метшин кабул итү бүлеген һәм физиотерапия кабинетын карады. Казан Мэры 7-нче номерлы балалар хастаханәсенең чыннан да респбликадагы иң яхшы аллергология үзәге булуы турында кызыксынды. “Иң яхшы аллергология дә, шул ук вакытта пульмонология үзәге дә”, - дип раслады хастаханәнең баш табибы урынбасары Наталья Дружинина.
Аллергияләрне дәвалауда галокомплекс зур булышлык күрсәтә, диде ул.
Дружинина сүзләренә караганда, алллергия белән авыру очраклары бүгенге көндә югары булып кала бирә. Моңа яшәү шартлары нык йогынты ясый икән: эчемлекләр, әйләнә-тирә мохит, нәселдәнлек. “Яңа җиһазлар аллергияне башлангыч этапта ачыкларга булыша, шуңа да дәвалау никадәр тизрәк башланса, шуның кадәр тизрәк тәмамлана”, - дип билгеләде баш табиб урынбасары.
“Әгәр гаиләдә аш өстәлендә минераль су урынына “Кока-Кола” һәм чипсалар тора икән, бу очракта бернинди медицина да сәламәтлекне сакларга ярдәм итә алмаячак. Яшәү рәвешебез бик тә мөһим”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры табиблардан да ремонтның ошау-ошамавы турында кызыксынды. Алар үзләренең канәгатьлекләрен җиткерделәр.
“Рөстәм Миңнеханов депутат күкрәк тамгасы белән генә түгел, ә эше белән аерылып торырга тиеш дип әйтә. Николай Рыбушкин нәкъ шундыйлардан. Ул һәрвакытта да Авиатөзелеш районы өчен җан атты. Бүген без биредә гомумән башка шартлар белән очрашабыз”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры шулай ук Авиатөзелеш районындагы социаль инфраструктура үсешен дә билгеләп үтте. Бу шулай ук Николай Рыбушкин көче белән ирешелгән казаныш. “Нәкъ менә ул үз вакытында Авиатөзелеш районына метро үткрүне күтәреп чыкты. Моннан кала, районда 2 яңа спорт комплекс һәм башка бик күп әйберләр төзелде. Хәзер инде шәһәрнең бу ягын “спальня” дип атап булмый”, - диде И.Метшин.
Соңыннан Казан Мэры поликиниканың икенче бүлегенең бинасын карады, биредә дә ремонт үткәрү сорала, үзгәрешләр бина 1991 елда төзелгәннән бирле булмаган.
Моннан кала, район үсеше, туучылар саны, яшәүчеләр саны артуы һәм “Салават күпере” яңа микрорайонын төзүгә бәйле рәвештә хастаханәнең кабул итү һәм диагностик бүлеген янкорма төзеп киңәйтү сорала, дип өстәде ул. “Коммуникацияләр бар, урын бар, финанс мәсьәләсен генә чишәргә кирәк”, - диде хастаханәнең баш табибы Марат Галиуллин.
Николай Рыбушкин барысына бергә 76 млн. сум кирәк булганлыгын билгеләп үтте, хәзерге көндә ул ТР Президенты исеменә финанс ярдәм сорап хат әзерли.
Илсур Метшин шәһәрдәге башка поликлиникаларның нинди халәттә булуы турында кызыксынды. “Республика һәм федераль программалар аркасында без балалар сәламәтлек саклау учреждениеләренең күпчелеген ремонтларга ирештек. Моннан кала, табибларның да дәрәҗәсе үсте. Бүген кадрларны әзерләү буенча без бары тик Балалар республика клиник хастаханәсеннән генә калышабыз”, - дип билгеләде Рамил Әхмәтов.
“Мин Казан Мэры вазыйфасына әле тотынган гына вакытта хатын-кызлар консультацияләре, балалар поликлиникалары һәм мәктәпләр начар хәлдә иде. Бүгенге көндә мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика программасы тормышка ашырыла, медицинада исә без беренчел челтәрдәге учреждениеләргә кадәр җиттек. Әлеге поликлиникага ремонт ясау мөмкинлеген дә көтәрбез”, - диде Илсур Метшин.