Казан Мэры шәһәрнең Идел буе районында урнашкан төзекләндерелгән яңа торак комплексны карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Әле өч ел элек кенә Казанның Идел буе районындагы ташландык урында “Зөбәрҗәт шәһәр” заманча торак комплексы төзелде. Зур һәм уңышлы проектны йорт төзүчеләрнең төптән уйланылган эше аркасында гына тормышка ашырып булды. Казан Мэры Илсур Метшин яңа микрорайонга ясаган визиты вакытында бүген шундый фикер җиткерде.
Шәһәр җитәкчесен Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Евгений Варакин, шулай ук торак төзелеш проектын тормышка ашырган "Унистрой” төзелеш компаниясенең җитәкчеләре озата йөрде.
“Зөбәрҗәт шәһәр” торак комплексында 2500-дән артык фатир төзелгән. Торак йортлардан кала проект стадиясендә үк социаль инфраструктура үсеше күздә тотылган иде. Комплекста балалар бакчасы, сәүдә үзәге, парк зонасы, этләрне йөртү өчен территория һәм 850 машина сыйдырышлы күпдәрәҗәле паркинг та бар.
“Мәйдәнчыкны әзерләгән вакытта моннан 100 йөк машинасы чүп-чар гына чыгарылды. Элек булган аллеяны саклап калдык, хәзер анда ял зонасы – монысы шулай ук безнең уңыш дип саныйбыз”, - дип билгеләде “Унистрой”ның генераль директоры Альберт Гыйльфанов.
Илсур Метшин биредәге “Мозаика-republic” балалар бакчасына керде, биредә “Зөбәрҗәт шәһәр”нең ике сабыеның туган көнен билгеләп үтәләр иде. Казан Мэры бәйрәмгә буш кул белән килмәде – туган көнен билгеләп үтүче сабыйлар шәһәр җитәкчесе кулыннан уенчыклар алдылар, ә калган сабыйлар өчен Илсур Метшин зур торт алып килгән иде. Казан Мэрына җавап итеп балалар бакчасына йөрүчеләрнең рәсемнәреннән җыелган альбом тәкъдим ителде.
“Мозаика-republic” балалар бакчасы 160 балага исәпләнгән. Хәзерге вакытта бакчага 140 бала йөри. Хосусый балалар бакчасында тәрбиячеләр дә, тар профильле укытучылар да эшли. Илсур Метшин музыка һәм спорт залларын карап чыкты.
Балалар бакчасы янында ук урам тренажерлары белән җиһазландырылган мәйданчык урнашкан. Биредә өлкәннәр генә түгел, балаларның да спорт белән шөгыльләнә алуы аерым игътибарга лаек. “Зөбәрҗәт шәһәр”нең спорт инфраструктурасы үз эченә волейбол һәм спорт кырларын да ала.
“Без бирегә башка районнан килдек, торак шартларын яхшыртырга һәм моңарчы булган йортка караганда зуррак фатир алырга теләдек. Әлеге микрорайонда барысы да яхшы. Бигрәк тә балалар белән йөри алырлык парк булуы куандыра”, - дип сөйләде яшәүчеләрнең берсе.
“Әлеге “Зөбәрҗәт шәһәр”нең үзенең тылсымчылары бар – алар төзелеш компаниясен җитәкләүче һәм проектны тормышка ашыручы абыйлы-энеле ике туган. Әле 3 ел элек кенә биредә кыр иде, ә хәзер исә заманча микрорайон тора. Казанда мондый дәрәҗәдәге төзекләндерү башка беркайда да юк. “Зөбәрҗәт шәһәр” – йорт яны территорияләрен төзекләндерү сыйфатлары ягыннан омытылышның матур бер үрнәге. Биредә сезнең спорт мәйданчыклары да, ял итү өчен урыннар да, паркинг та бар. Шуңа да фатирлар кайнар ризык тизлегендә тиз таралды”, - дип җавап бирде Илсур Метшин.
Альберт Гыйльфанов сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру өчен 5 млрд. сум кирәк булган. Шуның өстенә, “Унистрой” компаниясе җитәкчесе сүзләренә караганда, эшне уңышлы башкарып чыгу сере бик гади. “Без үзебезнең хезмәткәрләрне үзебез төзегән объектларга кертергә тырышабыз. Ул вакытта алар эш барышын контрольдә тотарга булышалар”, - диде ул.
Сүз уңаеннан, “Зөбәрҗәт шәһәр”дә бер фатирны “Унистрой”ның яшь хезмәткәре алган, бүгенге көндә аларның яшь гаиләсе ишәергә тора.
“Алдан ук балалар белән кайда йөреп булу турында кайгыртып эшләнде. Барлык сораулар да чишелде диярлек”, - дип билгелде Казан Мэры.
Эшлекле сәфәре вакытында Илсур Метшин “Зөбәрҗәт шәһәр”дә яшәүчеләр белән дә аралашып алды. Аларның барысы да яшәү шартларыннан канәгать булуларын җиткерделәр. Шулай ук Казан Мэры адресына якында гына поликлиника һәм дәүләт балалар бакчасы төзү мөрәҗәгате белән чыктылар.
“Үзебезнең визитны йорт төзүчеләрнең сүзләрендә ничек торуларын өйрәнүгә багышларга телгән идек. Сезнең сораулар да безнең тарафтан каралачак һәм контрольгә алыначак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Үзенең визиты ахырында шәһәр җитәкчесе тиздән эксплуатациягә тапшырылачак паркингны да карады.