Казан Мэры фикеренчә, фестиваль Иске Татар бистәсен яңа эчтәлек белән баетачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). “Мәдәни үсеш” яңа проекты казанлыларга һәм Татарстан башкаласы кунакларына яңа тәэсирләр бүләк итәчәк. Беренче чиратта проектта катнашучыларның потенциалын тормышка ашыру өчен мөмкинлек туачак һәм үзләренең тамашачыларын таба алачаклар. Шундый фикерне бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, 18-нче июльдә Казанда Мәдәният елы кысаларында “Мәдәни үсеш” җәйге урам фестивале старт алачак. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева фестиваль кунакларын нинди программа көтәчәге турында сөйләде.
Дүрт атна дәвамында – 18-нче июльдән алып 10-нчы августка кадәр – кичке вакытта 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Кабан күленең яр буенда Мәрҗани урамы ягыннан театраль куелышлар оештырылачак. А.Горнышева сүзләренә караганда, биредә перфоманслар, җанлы сыннар, төсле шоу-тамашалар, спектальләр, танылган һәм әле яңа гына иҗатларын башлап килүче музыкантларның акустик концертлары, рәссам һәм карикатурачыларның иҗади мәйданчыклары оештырылачак.
Шулай ук фестиваль кунаклары өчен “Весна на Заречной улице”, “Игрушка”, “Вокзал на двоих” кебек ретрокартиналар күрсәтеләчәк, кинолар “Татаркино” һәм “Ретро FM” радистанциясе белән берлектә куела. Фестиваль территориясендә туклану нокталары, сувенир продукциясен һәм рәссамнәрнең картиналарын сатулар оештырыла.
“Мәдәни үсеш” проекты казанлылар һәм башкала кунаклары өчен урам мәдәни чараларының яңа традициясен булдыруның башы булып тора”, - дип билгеләде Айгөл Горнышева.
Әлеге проект, “Китап-фест” һәм “Әдәби ишегалды” чараларыннан соң, Казанның мәдәни тормышындагы тагы бер вакыйга булып торачак. “Әлеге инициативаны без шатланып хупладык. Алар өчен – үзләренең потенциалын, мөмкинлекләрен тормышка ашыру, үз тамашачысын табу, үзләре турында халыкка җиткерү. Ә без, һичшиксез, яңа тәэсирләр һәм яңа ачышлар көтәбез”, - дип проектны хуплавын җиткерде Илсур Метшин.
Айгөл Горнышева фестиваль барган көннәрдә Мәрҗани урамы өлешчә ябылып торачаклыгын җиткерде.
“Бу - дөньякүләм практика, мондый әйберләр Парижда да, Венада да һәм Европаның башка шәһәрләрендә дә бар – төп су юллары шимбә һәм якшәмбе көннәренә урам фестивальләре өчен ябыла һәм җәяүлеләр урамына әйләнәләр. Параллель урамнар бар, ремонтланган Тукай урамы бар, шуңа да хәрәкәт буенча проблемалар булмас дип уйлыйм, бигрәк тә июльнең ял көннәрендә”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Казанда җәмәгать урыннарының артуы сөендерә. Без Иске Татар бистәсен Универсиадага мәдәниләштердек. Аны яңа эчтәлек белән баету киләсе адым булып тора. Иске Татар бистәсе гомумтуклану ноктларына да баеды, алар аңа өстәмә рух кына өстәп торалар. Биредә инде мәдәни чаралар моңарчы да үтте, әмма урам фестивале – бер урам форматында гына булса да, бу инде халыкара тренд”, - дип йомгак ясады Казан Мэры. Ул шулай ук район башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты – яр буйлары халык йөрер өчен генә түгел, мәдәни һәм аралашу чаралары уздыру урынына да әйләнсен иде.
Айгөл Горнышева җәйге урам фестиваленнән башка Казанның мәдәни тормышы “Әдәби ишегаллары”нда дә дәвам ителәчәклеген билгеләде. Киләсе очрашу 14-нче июльдә 10.30 сәгатьтә Г.Державин һәйкәле янында аның туган көне уңаеннан уздырыла. 17-нче июльдә 21.00 сәгатьтә казанлыларны һәм башкала кунакларын Урицкий паркындагы кино-әдәби ишегалдына чакыралар. Программада “Влюблен по собственному желанию” фильмын күрсәтәчәкләр. Мәдәният идарәсе башлыгы шулай ук 10-нчы июльдә “Сандецкий утарында джаз” халыкара фестивале ачылуын да билгеләп үтте. Ике ай дәвамында һәр пәнҗешәмбе көнне Сынлы сәнгать дәүләт музеенда джаз кичәләре оештырылачак.
“Казан моңарчы күзәтелмәгән бай мәдәни тормыш кичерә. Бу җәйдә шәһәрлеләрне һәм туристларны шаккаттырырлык әйберләр күп булыр әле, дип ышанам”, - диде Айгөл Горнышева.
Фото arrivo.ru сайтыннан.