Казанда шәһәрлеләр өчен торак-коммуналь мәсьәләләре буенча семинарлар старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Казанда торак-коммуналь тармагы эшчәнеге белән бәйле булган мәсьәләләргә багышланган семинарлар сериясе старт алды. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Комитет тарафыннан эшләнелгән семинарлар программасы беренче чиратта торак милекчеләре ширкәте әгъзалары, йорт буенча җаваплы булып торган кешеләр, күпфатирлы йортларның рәисләре һәм совет әгъзалары, шулай ук актив казанлылар өчен эшләнелгән.
“Семинарларны икътисад белгечләре, юристлар һәм ТКХ комитетының торак фонды учеты һәм капиталь ремонты өчен җавап бирүче белгечләре үткәрә, алар күпфатирлы йортлар идарәсе турында җентекләп аңлаталар”, - диде Искәндәр Гыйниятуллин. Аның сүзләренә караганда, барлыгы 8 өйрәтү семинары планлаштырылган, үткәрү графигы һәм темалар турындагы барлык мәгълүмат Казан Башкарма комитеты сайтында бар. Семинарларга керү бушлай.
ТКХ комитеты рәисе шулай ук 26-нчы июньдә һәм 10-нчы июльдә Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе районнары халкы катнашлыгында беренче семинарлар үтүен хәбәр итте. Катнашучыларның саны йөзгә җиткән. Семинарда катнашучылар белән ТКХ өлкәсендәге хокукый мөнәсәбәтләр, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрне формалаштыру һ.б. шундый темалар буенча фикер алышынган. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, семинарда катнашучылар әлеге чараларның актуальлеген һәм кирәк булуын билгелиләр икән һәм алга таба да әлеге эшнең дәвамлы булуын сораганнар.
“ТКХ – проблема була торган традицион өлкә, әмма, практика күрсәткәнчә, шәһәрлеләр тарафыннан килә торган негатив мөрәҗәгатьләрнең яртысы проблеманың үзе белән түгел, ә тиешле мәгълүматтан хәбәрдар булмау белән турыдан-туры бәйле”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр җитәкчесе 8 семинарның беренче адым гына булуын искәртте һәм семинарларның санын арттырырга кушты, шул исәптән идарәче компанияләр эше хисабына да.
“Йортта җаваплы булган өлкән кешеләрне түгел, актив яшүчеләрне дә мәгълүмат белән хәбәрдар тоту мөһим. Сабыр булырга кирәк, бу – безнең сезнең белән эшебез. Барлык кызыксындырган сораулар буенча мәгълүматны җиткерү өчен һичшиксез мөмкинлек табарга кирәк. Югыйсә халыкны ялгыш фикергә кертеп җибәрә торган кешеләр һәрчакта да табыла”, - дип билгеләде Илсур Метшин.