Озату чарасында ТР Президенты һәм Казан Мэры да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Бүген Менжинский МСда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озату буенча граждан панихидасы узды. Ул 20 июльдә 89 яшендә дөнья куйды.
Озату чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ветеранның туганнары, аны хөрмәт итүчеләр катнашты.
“Бүген безнең өчен авыр көн. Ул легендар юл узган каһарман, республикабыз өчен генә түгел, тулаем илебез үрнәк булып тора, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Кукмара районы авылыннан булган гади кеше сугышка эләгеп, дошманга каршы көрәштә батырлык күрсәткән, Кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән. Һәм 1991 елда ватанына – Казанга кайтып төпләнде ул, башкаларга үрнәк булырлык актив позициядә торып эшләде... Сабир Әхтәм улы инде безнең арабызда юк, ләкин ул безнең йөрәкләрдә калачак. Аның үрнәгендә без яшьләрне тәрбияләячәкбез. Сабир абый, хуш, авыр туфрагың җиңел булсын”, - дип сүзен төгәлләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгышында: “Арабыздан Сабир ага Әхтәмов китеп барды, һәм аның тормыш юлы илебезгә, милләтебезгә хезмәт итүнең якты бер үрнәге булды. Рәхмәт эшләгән эшләреңә, урының да җәннәттә булсын, - дип теләде һәм шушы кайгыны уртаклашып килгән милләттәшләргә, халкыбызга, җәмәгатьчелеккә рәхмәт белдерде. – Мәрхүмнең тирән кайгысын уртаклашам. Геройлар китә, ә алар турындагы хәтер безнең белән кала, кешелеккә хезмәт итә. Геройларыбыз турындагы истәлек-хатирәләрне сакларга кирәк” , - диде М.Шәймиев.
Хушлашу мәрасименең тантаналы өлеше тәмам бугач, зур гына колонна тынлы оркестр башкарган матәм маршы көенә Карл Маркс урамы буйлап Казанның Ирек мәйданына атлады.
Исегезгә төшерәбез, Сабир Әхтәмов 20 июль көнне 89 яшендә вафат булды. Бүген Сабир Әхтәмов Татарстан Республикасы Кукмара районының Манзарас авылында җирләнәчәк, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.