Быел бу микрорайонда 48 күпфатирлы торак фасадын җылыту эшләре башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казан Мэры Илсур Метшин Бигичев урамындагы 27-нче номерлы торак йортта булып кайтты. Бу - капиталь ремонт программасы кысаларында фасадны җылыту эшләре алып барылган 48 йортның берсе. Шәһәр башлыгы шулай ук башкарылган эшләр сыйфатын тикшерде һәм якындагы территориянең төзекләндерү барышын бәяләде.
Мэрны Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, "Азино-1" торак милекчеләре иптәшлегенең идарә рәисе Вячеслав Шелуханов һәм башкалар озата йөрде.
Бигичев урамындагы 27 йорт 2014 елда торак фондны капиталь ремонтлау программасына кертелде. Аның күптән түгел генә (2001 елда) салынуына карамастан, йортта фасадны җылыту эшләрен үткәрергә туры килә. Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, йорт иске торакны бетерү программасы кысаларында иң башта ук сыйфатлы итеп салынмаган, хәзер төзүчеләрнең хаталарын төзәтергә туры килә.
"Миңа Интернет аша кабул итүгә Азино-1 һәм Азино-2 микрорайоннарында яшәүчеләрдән панель җөйләренә, диварларның туңуына һәм күгәреккә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Йортны башта ук алга таба җылытырга туры килмәслек итеп салсалар, һичшиксез, яхшы булыр иде. Әмма ул вакытта авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр өчен мондый йортларга да күчү бик зур бәхет иде", - диде Мэр.
Соңгы елларда Азинода 90 борыс дивары җылытылган, тагын 150-ләп йорт үз чиратын көтә.
Йортны капиталь ремонтлау белән бергә Бигичев урамында якындагы территория дә төзекләндерелә. Шулай итеп, якын арада йорт янында бер үк вакытта ике яңа сквер барлыкка киләчәк.