Әлеге проект – Казан Мэриясе булышлыгында уздырылачак проектларның чираттагысы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). 18-нче июльдә Казанда Түбән Кабан күле яр буенда Мәрҗани урамы буенча яңа проект – “Мәдәни үсеш” җәйге урам фестивале старт ала. Фестивальнең программасы һәм концепциясе турында Казан Мэры Илсур Метшинга аның оештыручылары сөйләде. Фикер алышуда шулай ук Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Тышкы элемтә һәм туризм комитеты башлыгы Евгения Лодвигова, Казанның һәм ТР рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов һәм башкалар катнашты.
Әлеге проект – Казан Мэриясе булышлыгында уздырылачак проектларның чираттагысы. Ул Казан Мэры белән очрашу вакытында шәһәрнең иҗат интеллигенциясе тарафыннан Мәдәният елы кысаларында тәкъдим ителгән иде. Моңа кадәр “Китап-фест” һәм “Әдәби ишегалды” проектлары гамәлгә куелган иде.
Яңа проектның директоры Михаил Волконадский урам фестивале Кабан буенда дүрт атна дәвамында җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үтүен билгеләде. 18.00 сәгатьтән алып 23.00 сәгатькә кадәр башкала халкын һәм кунакларны эчтәлекле программа көтә: урам актерлары, урам музыкантлары чыгышы, Совет һәм чит ил кинолары күрсәтелеше, урам спектакльләре, иллюзион һәм пластик рәсем, Казанның танылган төркемнәреннән вокаль-инструменталь джем, шулай ук теләүчеләр өчен махсус остаханәләр эше.
“Төп идея – урам артистлары ярдәмендә матур яр буен җанландырып җибәрү”, - диде җәйге урам фестивале директоры Михаил Волконадский. Ул Мэрга тере сыннарның рәсемен (актерлар костюм һәм грим ярдәмендә хәрәкәтсез сыннарны имитациялиләр) күрсәтте һәм фестиваль көннрендә яр буенда ниндиләре барлыкка киләчәклеген сөйләде.
“Мин беренче тапкыр мондый күренешне чит илгә беренче тапкыр чыкканда - Испаниядә күрдем. Мин хатыным һәм бала белән тыныч кына урам буйлап барам һәм чыннан да аның чын бронза сын икәненә ышандым. Аннары фигура кымшанды, үзем кымшанган кебек тоелды. Соңыннан гына эшнең нидә икәнлегенә төшендем. Чыннан да бик кызык!” – дип үз истәлекләре белән бүлеште Казан Мэры.
Михаил Волконадский сүзләренә караганда, бәйрәмдә зур кешеләр, “башсыз кешеләр” дә, Шүрәле кебек татар милли геройлары да булачак. Моннан кала, Г.Камал театры каршындагы фонтаннар мәйданчыгында карикатура ясаучылар, урам артистлары җыелачак, алар җырлаячак, гитарада уйнаячак һәм бииячәк.
Проект презентациясе барышында Мэр белән “Үсеш” (“Сдвиг”) яшьләр эксперименталь театры вәкилләрен дә таныштырдылар. “Үсеш” театры артистлары һәр кич яр буенда мини куелышлар белән чыгыш ясачак. Театр актеры һәм режиссеры, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Александр Фельдман сөйләп үткәнчә, “Үсеш” театрын Санкт-Петербургтагы театраль фестивальгә чакырганнар. Казан театры белән бергә фестивальгә барлыгы 125 театрның 10-сын гына сайлап алганнар, безнекеләр фин, эстон һәм башка танылган чит ил театрлары белән бер рәттә бара.
Оештыручылар ял көннәрендә яр буенча юлны ябу тәкъдиме белән чыкты, ул вакытта туристлар һәм казанлылар әлеге зонада рәхәтләнеп йөри алачак. Илсур Метшин эш көннәрендә юлны каплап булмаячаклыгын искәртте һәм ял көннәре мәсьәләсен ЮХИДИ белән берлектә уйлап бетерергә сүз бирде. Мэр мондый практика дөньяның башка шәһәрләрендә, мәсәлән, Парижда булуын билгеләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, яр буенда йөрүчеләрнең уңайлылыгы өчен туклану нокталары һәм өстәмә бәдрәфләр куелачак.
“Казанның тагы бер заманча туристик шәһәр атрибутка – тере сынлы һәм җанлы музыкалы юнәлешкә артуы сөендерә, әмма һичшиксез безнең кабатланмас колорит булырга тиеш. Казанга килгән туристлар “Моны мин Барселонада, моны Парижда, моны Лондонда күрдем! Ә моны моңарчы беркайда да күрмәдем!” диярлек булсын дип ассызыклап үтте очрашу азагында Илсур Метшин һәм оештыручыларга үзенчәлекле якларны уйлап бетерергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, “Җәйге урам фестивале”н үткәрү инициативасы белән апрель аендагы Мэр белән очрашу вакытында “Казан яшьләре” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Дмитрий Юдин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов һәм “Мураками” төркеме солисты Диләрә Ваһапова чыкканнар иде.