Шәһәрнең Башкарма комитетында "Чәчәк ата торган Казан" проектын тормышка ашыруның агымдагы нәтиҗәләрен чыгаралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Татарстан башкаласында “Чәчәк ата торган Казан” проектын тормышка ашыру дәвам итә. Әлеге проектның дәвамы, һичшиксез, булачак, һәм шәһәр предприятиеләре белән бүгеннән үк чәчәк утырту мәсьәләсен сөйләшә башларга кирәк. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
“Чәчәк ата торган Казан” акциясен тормышка ашыру турында районнар администрацияләре җитәкчеләре хәбәр итте. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының урынбасары Альберт Бикмуллин районнар территориясендә 54 вазон һәм кашпо, 10400 кв.м мәйданда 279 чәчәк түтәле булдырылганын хәбәр итте. Проект башында үз территориясен чәчәк белән 84 предприятие бизәр дип көтелсә, бүгенге көндә акциядә катнашучылар саны 250 төрле оешма булды.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, районнар территориясендә иң элек Универсиада үткәргән елдан да кимрәк булмаган санда, ягъни 5300 кв.м мәйданда чәчәк түтәле һәм кашпо утырту бурычы куела. Әмма бүгенге көндә бу план артыгы белән үтәлгән – 7100 кв.м мәйданда чәчәк түтәле утыртылган, 882 кашпо эленгән.
Аерым участокларда төзекләндерүнең башка элементлары арасында вертикаль яшелләндерү дә кулланыла. Аерым алганда, Декабристлар һәм Чистай урамнарындагы “Кунакчыллык” композициясе Илсур Метшин тарафыннан чәчәк утырта торган белгечләр фантазиясенең яхшы үрнәге буларак бәяләнде.
Идел буе һәм Вахитов районнары башлыгының беренче урынбасары Евгений Варакин район предприятиеләре көче белән 203 кв.м мәйданда 934 вазон һәм 882 кашпо оештырылганын хәбәр итте.
Совет районында, администрация башлыгы Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә 359 предприятие, оешма һәм учреждение катнашкан. 360 меңнән артык чәчәк утыртылган.
“Чәчәк ата торган Казан” акциясендә актив катнашучы коммерция предприятиеләре һәм оешмалары арасында “Леруа Мерлен”, “Бәхетле”, “Парк-Хаус”, “Гипронииавиапром”, “Татэлектромонтаж”, НКВЗ, “Татнефть” ААҖ, “Таттелеком”, “Татмелиорация”, “Мега” СҮ, “Гольфстрим” кунакханәсе һәм башка оешмалар билгеләнде.
Шул ук вакытта “Савиново” сәүдә комплексы, “Пятерочка” һәм “Магнит” кибетләр челтәре, Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, КМПО, “Ак Барс Холдинг” акциядә катаншудан баш тарттылар. “Магнит” һәм “Пятерочка” агымдагы елга финанс планы версткага салынган дип белдерделәр.
“Куркыныч түгел, сабыр булыйк. Тулаем алганда, “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә катнашучы шәхси һәм сәнәгать предприятиеләре шактый. Бик зур рәхмәт аларга. Шәһәрнең чәчәк атуын күрәбез. Киләсе елда Казан предприятиеләре өчен керү урыннарын чәчәк белән бизәү традиция булып торыр дип уйлыйм. КМПО һәм “Ак Барс Холдинг” кебек миллиард әйләнешле оешмалар өчен бу тиеннәр”, - дип билгеләде Илсур Метшин.