Казан мәктәпләре укучылары – "Куркынычсыз тәгәрмәч-2014" рәсәйкүләм бәйгесенең җиңүчеләре
Казан Мэры укучыларны лаеклы җиңүләре белән котлады һәм Европа конкурсында уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Татарстан җыелмасы “Куркынычсыз тәгәрмәч-2014” конкурсының рәсәйкүләм этабында җиңү яуладылар, әлеге бәйге Мәскәүдә 22-нче июньнән башлап 29-нчы июньгә кадәр үткән иде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Россиянең Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.
10-12 яшьлек балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча уздырылган белем бирә торган конкурста Россиянең 85 төбәгеннән 350-дән артык бала катнашты. “Татарстан Республикасы командасын Яңа Савин районының 177-нче номерлы мәктәбе, Совет районының 159-нчы номерлы мәктәбе һәм Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбе укучылары тәкъдим иттеләр. Команда зачетында Татарстан җыелмасы абсолют беренчелекне алуга иреште. Хәзер Казан укучылары Россия данын Европа дәрәҗәсендә Осло шәһәрендә (Норвегия) узачак белем бирү конкурсында яклаячаклар, ул исә агымдагы елның сентябрендә узачак. Шәхси зачетта кызлар арасында беренче урынны – 159-нчы номерлы мәктәп укучысы Ульяна Сыпина, малайлар арасында 177-нче номерлы мәктәп укучысы Әмир Дәүләтшин алды”, - дигән нәтиҗәләрне китерде Рөстәм Ибраһимов.
Казан Мэры Илсур Метшин укучыларны лаеклы җиңүләре белән котлады. “Европа конкурсында уңышлар телим. Юлларда балаларның тәртип бозу очракларына каршы профилактика эше алып барулары өчен, шәһәрнең һәм республиканың ЮХИДИ-на рәхмәт белдерәсе килә. Конкурслардагы җиңүләрнең үз җимешләрен бирүләре мөһим – балалар юлда үзеңне ничек тотарга кирәклекне белергә тиеш”, - дип билгеләде Мэр.
Фото tumix.ru сайтыннан.