Казан Мэры казанлыларны бәйрәм белән котлады һәм гаиләләренә тынычлык, бердәмлек һәм бәхет теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Иртәгә, ягъни 8-нче июльдә “Казан” гаилә үзәге территориясендә Рәсәйкүләм мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. Шулай ук үзенең бер еллыгын билгеләп үтүче “Казан” гаилә үзәге эшенә нәтиҗәләр ясады.
Альбина Шәвәлиева бер ел элек, ягъни 5-нче июльдә “Казан” гаилә үзәгенең тантаналы ачылыш тантанасы булуын билгеләп үтте, бүгенге көндә ул шәһәрлеләрнең яраткан урыннарының берсе булып тора. Бер еллык эшчәнлеге вакытында 5 меңнән артык пар үзләренең тормышларын монда бәйләгән, 80 меңнән артык кунак күзәтү мәйданчыгында булган.
8-нче июльдә Үзәкнең территориясендә Рәсәйкүләм Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнен билгеләп үтеләчәк, ромашка чәчәге аның символы булып тора. 17.30 сәгатьтән биредә бәйрәм чаралары башлана, алар гаилә кыйммәтләрен һәм республиканың күпмилләтле халкының традицияләрен ныгытуга юнәлтелгән. Стилобатта гаилә һәм аналарга багышланган балаларның сәнгать эшләре оештырылачак.
Бәйрәм кысаларында “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләү дә көтелә, әлеге бүләккә үзләренең гаилә ныклыклары белән шәһәрдә танылу парлар ала. Мәдәният елында әлеге бүләккә сәнгать һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән гаиләләр тәкъдим ителгән.
Бәйрәм ахырында концерт булачак, биредә Казанның иҗат коллективлары һәм артистлары катнашачак. Бәйрәм чаралары төрле район мәйданчыкларында, яшүсмерләр клубларында һәм мәдәни үзәкләрдә дә үтәчәк.
Казан Мэры Илсур Метшин казанлыларга котлау белән чыкты: “Бәйрәм алдыннан Казан гаиләләрен котлыйм. Гаиләләрегезгә тынычлык һәм бердәмлек, мәхәббәт телим. Гаиләләрегезне һәм бер-берегезне саклагыз, юл куя һәм гафу итә белегез. Иртәгә бер-берегезгә яхшы сүзләр әйтер өчен яхшы сәбәп була. Казанның һәр гаиләсе нык һәм бәхетле булсын. Бәйрәм белән!” – диде Мэр.