Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүгә зур көч куйган кешеләргә Казан Мэры рәхмәтен белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Универсиаданы үткәрү белән Казан үсеш юлында янә югарыга менде, дөньякүләм танылды һәм туристлар өчен кызыклыга әйләнде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде һәм нәкъ бер ел элек Казанда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары старт алганлыгын искө төшереп узды.
“Кичә истәлекле дата иде – 2013 елгы Универсиада ачылуга нәкъ бер ел булды. Әлеге тантаналы вакыйганы без барыбыз да хәтерлибез. Уен нәтиҗәләреннән соң безне барыбызны шәһәребез, республика һәм илебезе өчен горурлык хисе биләп алды. Без барыбыз бергә дөньякүләм дәрәҗәдәге чараны әзерли алдык. FISU җитәкчеләре безнең Универсиаданы югары бәяләде һәм уеннар тарихындагы иң яхшы Универсиада булуын билгеләп үттеләр”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Әлеге уртак җиңүгә зур көч куйган барлык кешеләргә - төзүчеләргә, экскаваторчыларга, архитекторларга, волонтерларга, полиция һәм сәламәтлекне саклау хезмәткәрләренә, транспортчыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, башкарма комитет хезмәткәрләренә, федераль һәм республика Хөкүмәтендәге безнең хемәттәшләребезгә, һәм, әлбәттә, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, аның җитәкчелегендә уеннар югары дәрәҗәдә узды”, - дип өстәде шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры, шәһәр инфраструктурасы үсешеннән кала, Универсиада Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең фикер сөрешен үзгәртергә, үз көчләренә ышанырга ярдәм итте.
“Универсиада алдыннан казанлыларга берникадәр уңайсызлыкларга түзеп торырга туры килде. Әмма нәтиҗәдә без үзебезне сынадык, зур халыкара вакыйгалар уздыручы дөньяның иң эре шәһәрләре рәтенә бастык. Безнең алда яңа бурычлар – спортның су төрләре һәм футбол буенча дөнья чемпионаты. Без, җиңнәребезне сызганып, шуңа әзерләнәбез. Алга таба үсеш өчен бу яхшы сәбәп, без аны йөз дә бер процентка үтәргә тиешбез. Мондый чараларга Казанның туристик һәм инвестицион потенциалы турыдан-туры бәйле. Инде бүген үк күреп торабыз, Татарстан башкаласына булган кызыксыну көннән-көн арта, моны бәйрәм һәм каникул көннәренә килгән халык күрсәтеп тора – безнең кунакханәләрнең тулылыгы Мәскәү һәм Санкт-Петербургныкына караганда да югарырак”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
“Кыскасы, эшләнмәгәне башкарылганына караганда һәрвакыттагыча күбрәк, шуңа да безнең кул кушырып утырырга вакытыбыз юк. Универсиада бетү белән үк без алдыбызга яңа бурычлар куйдык, хәзер исә шуларны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барабыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.