2007 елда Дәүләт демографик үсеш программасы кабул ителгән вакыттан башлап, икенче һәм аннан соңгы балалар тууы тенденциясе күзәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Бу елның беренче ярты елында, узган елның шул ук вакыт чоры белән чагыштыррганда, ГХАТ идарәсендә 695 туу турындагы таныклыкка күбрәк теркәлгән. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Казан Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева шундый мәгълүмат җиткерде. Ул Мэрга 2014 елның беренче ярты елы нәтиҗәләрендә барлыкка килгән демография хәле турында хәбәр итте.
Шуны әйтергә кирәк, узган елда ГХАТ идарәсендә туучылар турында рекорд санда актлар – 21533 акт теркәлгән иде.
Альбина Шәвәлиева сүзләренә караганда, шәһәрдә демографик ситуация элеккечә туучыларның югары күрсәткече һәм үлемнең түбән күрсәткечләре белән характерлана. “Беренче ярты ел эчендә туу турындагы һәм үлем турындагы актларның аермасы 3930 актны тәшкил итте. Соңгы дүрт ел эчендә халыкның саны артуы тотрыклы рәвештә Казанда һәм республикабызда арта. Моннан тыш, Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының Уфа, Түбән Новгород, Самара кебек шәһәрләре арасында туучылар саны турындагы актлары белән әйдәп бара”, - дип сөйләде ГХАТ идарәсе башлыгы.
2007 елда Дәүләт демографик үсеш программасы кабул ителгән вакыттан башлап, икенче һәм аннан соңгы балалар тууы тенденциясе күзәтелә. Шулай итеп, бу елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча яңа туган сабыйларның яртысы – беренче балалар, калган яртысы – икенче һәм аннан соңгы балалар. Шулай ук хисап тоту чоры өчен ГХАТ идарәсе тарафыннан өч игез бала тууның 5 очрагы теркәлгән. Шуны да әйтергә кирәк, кызларга караганда малайлар күбрәк туа.
Альбина Шәвәлиева язылышкан парлар саны статистикасын да китерде. “2014 елның беренче ярты елында шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 5 меңнән артык язылышкан, узган ел белән чагыштырганда, бу сан бераз зуррак. 2484 пар аерылышкан, бу, нигездә, яшь парлар. Узган ел белән чагыштырганда, аерылышучылар саны кимегән, әмма аерылышкан һәм кавышканнарның процент ягыннан мөнәсәбәте элеккечә кала. Тулаем алганда, аерылышучылар саны буенча Казан Идел буе федераль округындагы миллионлы шәһәрләр арасында иң яхшы крсәткечләргә ия булып кала”, - дип сөйләде ул.
Докладны тыңлаганнан соң, Казан Мэры Илсур Метшин кайбер экспертлар 2012 елдан соң туучылар саны кимүен фаразлаганы тормышка ашмаганын билгеләде, киресенчә, Казан чираттагы бәби-бумны кичерә. “Тулаем алганда, сез өметләндерә торган мәгълүмат китердегез. Казанда бәби-бум дәвам итә. Безнең сабыйлар саны сөендерә. Идел буендагы күрше шәһәрләрдә күрсәткечләрнең бөтенләй башка икәнен күрәбез. Казанда туучылар санының артуына, һичшиксез, предприятиеләребезнең активлыгы һәм Президентның балалар бакчалары, социаль ипотека программасы буенча йортлар салу программалары этәргеч бирә. Казан әле ул тагын мәгърифәт үзәге дә, безгә актив яшьләр вәкилләре килеп, шәһәребездә гаилә коралар. Бу безнең өчен кадерле”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Фото www.kirovnet.ru сайтыннан.