Чара Мәдәният елы кысаларында бүген 14.30 сәгатьтә КФУ каршындагы төп бина каршындагы мәйданда башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Казан федераль университетының төп бинасы каршында, профессор М.Нужинга куелган һәйкәл янында бүген узачак “Әдәби ишегалды”ның төп кунагы дөньякүләм танылган шагыйрь Евгений Евтушенко булачак. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева шулай дип белдерде.
Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында 11-нче июнь көнне старт алган проект казанлылар тарафыннан җылы кабул ителеп, халыкчан чарага әйләнде. Чарада казанлыларның актив катнашуы һәм әдәби очрашуларга теләп килүләре шул хакта сөйли. “Бүгенге көндә 8 әдәби очрашу үткәрелде, аларда 10 мең казанлы һәм кунак катнашты. Программаның барлык катнашучылары – шагыйрьләр, авторлар һәм музыкантлар – түләүсез катнаша. “Әдәби ишегалды” чарасы шәһәрнең үзәк өлешендә генә түгел, ераграк урнашкан торак массивларда да уздырыла. Юдино бистәсеннән соң очрашу Дәрвишләр бистәсендә үтте. Биредә 2-нче июль көнне Мир урамында урнашкан скверда казанлылар яраткан язучы Вера Хәмидуллина, бард Ольга Дробышевская, шагыйрә Флера Тарханова һәм “Фантазия” хатын-кызлар джаз-оркестры чыгыш ясады”, - дип сөйләде ул.
Һәр “Әдәби ишегалды”ның үзенең йөзе бар һәм ул билгеле бер тамашачыга исәпләнгән. Проект кысаларында Казанның ишегалларында һәм скверларында балалар шигъри ишегаллары, ветераннар өчен очрашулар уза. Казанлыларга классика сөючеләр өчен, джаз һәм бард җырлары, яшь татар шагыйрьләре иҗатын яратучылар өчен дә программа тәкъдим ителә.
“Бүген узачак “Әдәби ишегалды” яшьләр форматында эшләнгән. Аңарда “Сдвиг” яшьләр театры актерлары һәм Казан университеты студентлары катнашачак. Программаның махсус кунагы - Евгений Евтушенко. Мәйданчыкның болай сайлануы да юкка түгел. Шагыйрь Казан университеты профессоры Михаил Нужин белән таныш булган. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Айгөл Горнышева хәбәр иткәнчә, киләсе “Әдәби ишегалды” 14-нче июль көнне, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Г.Державинның туган көнне узачак. Очрашу урыны – шагыйрьгә Лядской бакчасында куелган һәйкәл янында.
Мәдәният идарәсе башлыгы шулай ук проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән район һәм шәһәр хезмәтләренә, Башкарма комитетның структур бүлекчәләренә рәхмәтен белдерде. Аларның җайлашкан эше ярдәмендә әдәби очрашулар матур, оешкан хәлдә һәм уңай мохиттә уза.
Казан Мэры Илсур Метшин проектта танылган Россия шагыйрьләре һәм актерлары катнашуы аркасында “Әдәби ишегалды” проектының казанлылар арасында гаять популяр булганын билгеләде. “Әдәди ишегалды”нда К.Хабенский, С.Безруков кебек актерларның катнашуы алга таба ажиотажга күчкән зур кызыксыну уятты. Әмма шул фонда да тере классика Евгений Евтушенко чыгышы проектка яңа масштаб бирә. Әлеге вакыйга һичшиксез Мәдәният елын бизәячәк, бәлки аның символына да да әверелер. Евгений Александровичка катнашырга ризалыгын биргәне өчен без бик рәхмәтлебез. Олы яшьтә булуына карамастан, ул казанлыларга шигърият бәйрәме бүләк итәргә көч тапты”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Казан Мэры йөкләмәсе буенча “Әдәби ишегалды” проектын тормышка ашыру август һәм сентябрь айларында да дәвам итәчәк.
Фото www.uzujb.com сайтыннан.