Эшлекле очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген җәяүләп йөреп чыкты. Эшлекле очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Бу җәяүле сәфәр Казан Кремленнән, Большая Красная һәм Батурин урамнары чатыннан башланды. Монда Рөстәм Миңнехановка архив документлары буенча торгызыла торган корылманың, шул исәптән– «1841 елгы торак йорт, архитекторы – Фома Петонди» архитектура ядкяренең эскиз вариантын күрсәттеләр. Проект 2008 елдан бирле эшләнә.
Объект буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бирде.
Рөстәм Миңнеханов тулаем проектны хуплады һәм бинаның архитектур күренешен Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева белән килештеререгә кушты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы архитектура ядкярен торгызу мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проектын әзерләргә тиеш, диде.
Шуннан соң алар Казан Богородицкий монастырена юнәлделәр (Большая Красная ур.,5). Татарстан Президенты монастырьның архитектура ансамблен карап чыкты (совет чорында анда тәмәке фабрикасы булган). Бүгенгә «сестринские корпуса» бинасын төзү туктатылган (бөтенләй җимерелеп төшмәсен өчен түбәсе корылган, тәрәзәләре куелган). Киләчәктә монда нәрсә буласы хәл ителмәгән әле.
Аннары Рөстәм Миңнехановка республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын күрсәттеләр («XVIII гасыр торак йорты) – Большая Красная - Миславский, 16. Бина ASG компанияләре инвестиция төркеменеке, фасады торгызылган, киләчәк этап быел эчке эшләр белән башланып китәчәк.
Миславский, 12дәге ике катлы йорт әлегә буш, инвестор булырлык компанияләрдән тәкъдимнәр бар.
Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты - Карл Маркс, 11/12дәге бина («Урванцев шәһәр утарының төп йорты, 1770 ел») – шулай ук ASGныкы, анда фасад һәм түбә торгызылган.
Миславский,13/ һәм Карл Маркс, 8 чатында урнашкан бинада 2013 елның июленнән Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы урнашкан. Бина – тарихи ядкяр һәм республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Бу – элеккеге Е.И.Ремезова йорты, 1855 елда төзелгән, архитекторы – Фома Петонди. Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты.
Аннары Казан үзәгендәге «Черек күл» паркына юнәлделәр. Ул XVIII гасырдан бирле мәгълүм, казанлыларның ял итү урыннарының берсе булган. Рөстәм Миңнехановка паркны реконструкцияләү проектын күрсәттеләр, күлне чистартачаклар, территориядә агач пирс, фонтан, суднолар модельләштерү клубы (элек ул монда булган), балалар мәйданчыгы, җәйге кафе һәм ресторан корылачак, кыш көнне паркта шугалак эшләячәк.
Лобачевский, 3/24 почмагындагы ике катлы йорт (объект шулай ук ASG төркеменеке) республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Бу йортта 1897 елдан алып 1899 елга кадәр артист Василий Качалов яшәгән. Бинада реставрация һәм ремонт эшләре алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук «Ленин бакчасы» скверы буйлап уздылар. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова монда күбрәк итеп уңайлы эскәмияләр урнаштырырга тәкъдим итте, чөнки скверны шәһәр халкы бик якын итә.
Соңгы объект – Театр ур., 1/27 (монда элек тәүлек буена эшли торган стоматология поликлиникасы урнашкан иде). Милекче вәкиле хәбәр иткәнчә, бина тулысынча ремонтланган, мондагы мәйданнар арендага тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж