Казанда 2015 елда үтәчәк спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек буенча шәһәр штабы булдырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Казанда 2015 елда үтәчәк спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм спортның су төрләре буенча “Мастерс” категориясендә XVI дөнья чемпионатына әзерлек буенча шәһәр штабы булдырылды. Беренче утырыш Башкарма комитет бинасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды, әлеге чарада ярышлардагы клиентлар төркемен урнаштыру һәм тукландыруга кагылышлы, шулай ук шәһәрне тышкы яктан бизәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Штаб утырышында Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары Иван Кузнецов һәм Игорь Куляжев, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Азат Кадыйров катнашты.
“Турнирны лаеклы рәвештә уздыру – Татарстан Республикасы һәм Россия дәрәҗәсенә туры килерлек итеп үткәрергә кирәк булган яңа зур бурыч. Тамашачыларның кызыксынулары буенча, су чемпионаты бары тик футбол һәм җәйге Олимпия уеннарынннан гына калыша икән. Безнең илдә әлеге ярышлар моңарчы үткәрелмәде, шуңа да әлеге спорт форумын уңышлы үткәрү – халыкара аренага чыгу һәм дөньяга Россиянең яңа йөзен күрсәтү. Шуңа бәйле рәвештә чемпионатны үткәрү буенча шәһәр штабы булдырыла, ул даими рәвештә утырышлар уздырып торачак. Биредә, беренче чиратта, ярышларның оештыру моментларына караган шәһәр хезмәтләре алдында торган мәсьәләләр каралачак, диде Илсур Метшин киңәшмәне ачып җибәргәндә.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың гендиректоры урынбасары Азат Галиәхмәтов ярышларда катнашу өчен Казанга 180 илдән 2400 спортчы һәм 1800 рәсми төркем әгъзалары киләчәген хәбәр итте. Төп ярышлар белән беррәттән Казанда шулай ук ветераннар (“Мастерс” категориясе) арасында да ярышлар үтәчәк, аларда 6 мең спортчы катнашчак. “Казан-Арена”, Спортның су төрләре сарае һәм аның янында урнашкан Су полосы аренасы, шулай ук Казансу елгасының яр буе төп ярыш объектлары булачак. Якынча мәгълүматларга караганда, чемпионатның аудиториясе 4,5 млрд. тамашачы була.
“Чемпионатның клиентлар төркемен урнаштыру өчен 51 отельны һәм Атлетлар авылын куллану планлаштырыла. Отельләр белән конструктив диалог төзелгән. Шәһәрнең Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты катнашлыгында килешү мөнәсәбәтләрен булдыру буенча эш алып барыла. Билгеләнгән вакытка – 2014 елның 1-нче августына – әлеге эш төгәлләнәчәк”, - дип белдерде А.Галиәхмәтов.
Илсур Метшин хезмәт күрсәтү сыйфатына аеруча зур игътибар юнәлтүне сорады. “Чемпионат – Казанның кунакчыллык өлкәсен яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге. Килгән кешеләрнең Казан турында яхшы фикерләре генә калсын, аларның монда кайтасы килеп торсын”, - дип билгеләде Мэр.
Тукландыру мәсьәләсенә килгәндә, 2015 елгы дөнья чемпионаты вакытында оештыручыларга, тамашачылардан кала, берьюлы 15270 кешене ашатырга туры киләчәк: спортчылар, волонтерлар, ММЧ вәкилләре, VIP-кунаклар, казыйлар, медицина персоналы, полиция хезмәткәрләре. Гамәлдәге спорт объектларында тукландыру эшләре монда эшләүче кейтеринг ширкәтләре көче белән оештырылачак. Вакытлыча куелган объектларда әлеге функцияне “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП үз өстенә ала.
“Универсиада вакытында тукландыру эше югары дәрәҗәдә оештырылды, әмма чемпионатка әзерлек вакытында барысы да җентекләп, беренче тапкыр эшләгәндәй, башкарылырга тиеш. Мәгълүмати технологияләр гасырында ватык ручка яисә юылмаган кыяр турында шунда ук дөньяның икенче почмагында беләчәкләр”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, барлык спорт объектлары һәм чемпионат маршрутлары да бердәм стильдә ясалачак. Шулай ук шәһәр урамнарында волонтерлык станцияләре һәм билетлар сату нокталары булачак. Ярышлар зонасын бизәүгә аеруча зур игътибар биреләчәк.
Азат Кадыйров сүзләренә караганда, зур навигацион щитлар зур яңалыкларның берсе булачак, алар ярдәмендә башкала кунаклары һәм ярышларда катнашучыларга шәһәрдә ориентир сайларга җиңел булачак. 20-ләп шундый зур щит урнаштыру күздә тотыла. Бу көннәрдә Бразилиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионатында мондый практика уңышлы булган.
Игорь Куляжев 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында барлык төп маршрутларны тикшерү уздырылды, аның барышында берничә җитешсезлек табылды, дип билгеләп үтте. Кайбер урамнарда ут баганаларын алмаштырырга кирәк, куркынычсызлык киртәләрен урнаштырырга һәм буярга, юл катламын һәм яңгыр канализацияләрен норматив халәткә китерергә кирәк булачак.
“2013 елгы Универсиада вакытында булдырылган чисталыкны һәм төзекләндерүне саклап калырга һәм тагы да үстерергә кирәк. Без казанлыларга һәм кунакларга яңартылган Казанны күрсәтергә тиешбез. Моның өчен шәһәр паркларын һәм скверларны тәртипкә китерергә, Казансу ярын төзекләндерүне тәмамларга кирәк. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты – безнең өчен яңа зур имтихан, шуңа да ял итәргә вакыт юк. Әйдәгез, бу мөмкинлекне йөз дә бер процентка кулланыйк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.