Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең Совет районында урнашкан Азино-1 микрорайонындагы төзелеп килә торган “Гулливер” скверында булып кайтты
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең Совет районында урнашкан Азино-1 микрорайонындагы төзелеп килә торган “Гулливер” скверында булып кайтты. Яңа сквер территориясе 4 мең казанлы яшәгән 7 күпфатирлы йортны берләштерә. Мэрны Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “Азино-1” торак милекчеләре иптәшлеге рәисе Вячеслав Шелуханов һәм башкалар озата йөрде.
Төзелеп килә торган “Гулливер” скверы урынында элек чүп үләннәре үскән зур чокыр булган. Әлеге территория этләр өчен күнегүләр базасы сыйфатында файдаланылган. Бүгенге көндә монда тулы көчкә төзелеш эшләре бара. Яңа сквер территориясе Җиңү пр., 168, 172, 174, 176, Глушко ур., 47/21, 49, Бигичев ур. 17 адреслары буенча урнашкан 7 күпфатирлы торак йортны үз эченә ала.
“Гулливер” скверы Д.Свифтның “Гулливер сәяхәтләре” әсәре стилендә бизәләчәк. Диңгездән лилипутлы корабларны тартып чыгара торган Гулливерның сыны кунакларны үзәк керү урынында каршылаячак. Яңа скверны күпфункцияле итү планлаштырыла: җәяүле зоналардан тыш биредә спорт һәм уен мәйданчыклары да булачак. Шулай итеп, сквер территориясендә мини-футбол һәм волейбол өчен универсаль кыр, турникет һәм сеткалы зона, спорт тренажерлары һәм травмалардан саклый торган катламлы зона һәм балалар өчен уен мәйданы булган.
Төзекләндерү һәм яшелләндерүгә аерым игътибар биреләчәк. Сквер территориясен лилипутлар сарае, Гулливер эшләпәсе һәм кораблар формасында чәчәк түтәлләре бизәячәк. Шәһәр халкы өчен бөтен периметр буенча перголалы эскәмияләр, Гулливерның зур урындыгы формасында беседка, стационар сәхнә урнаштырылачак. Сквер үзәгендә 7 метрлы чыршы утыртылачак. Яңа ел бәйрәме чаралары монда үткәреләчәк.
Хәзерге вакытта сквер территориясендә җирне тигезлиләр, сквер эчендәге җәяүлеләр юлларына асфальт салалар, төзекләндерү һәм бизәү эшләре белән мәшгульләр. Спорт һәм уен зонасын төзү эшләре дәвам итә. Шулай ук эшчеләргә ут һәм су белән тәэмин итүне оештыру өчен җир асты линиясен үткәрергә, гамәлдәге баскыч маршларын реставрацияләргә һәм төзекләндерергә, яңа җәяүлеләр юлларын брусчаткадан салырга, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен пандуслар урнаштырырга кирәк була.
Скверны карап чыкканнан соң Илсур Метшин еллар узу белән шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре дә үзгәргәнен билгеләде. “2007 елны искә төшерәм, ул вакытта казанлыларны, нигездә, су үтә торган түбәләр, керү ишекләре, чүпне түгү кебек мәсьәләләр борчыды. Бүгенге көндә шәһәрлеләрне бөтенләй башка мәсьәләләр кызыксындыра: скверлар һәм юллар сорыйлар бүген. Ишегалларны төзекләндерү президент программасыннан тыш, шәһәрдә актив рәвештә скверлар һәм мәйданнар төзелеп килә”, - диде шәһәр башлыгы.
Мэр “Азино-1” ТМИ идарә рәисен һәм Совет районы башлыгына сыйфатлы башкарылган эш өчен һәм төзелешне үз көчләре белән алып барырга тырышканнары өчен рәхмәтен белдерде. “Элеккеге һәм бүгенгесе – күк һәм җир арасы. Азино микрорайоны яңа төскә керә”, - дип билгеләде ул.
Шулай ук Илсур Метшин Туганлык, 12 адресы буенча урнашкан скверда да булып кайтты. Аны күптән түгел генә төзи башладылар. Яңа скверга әлегә исем бирелмәгән, әмма аның территориясе Мамадыш трактына кадәр сузылган. Хәзерге вакытта биредә әзерлек эшләре алып барыла.
“Хәзерге вакытта шәһәрдә парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча зур хәрәкәт башланды. Социаль җаваплы бизнесның моңа кушылуы шатландыра. Күптән түген чүп оясы булган бу урында искиткеч сквер булачак”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.