Казанда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының...
Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасының беренчел оешмалары сәркатипләренең форумы булып узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Форум барышында Тат
арстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 2014 елның 14 сентябрь көнендә узачак ТР Дәүләт Советына “Бердәм Россия” партиясе исемлеген җитәкләргә тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне кабул итте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 14-нче сентябрь көнне исемлекне җитәкләве хакындагы рәсми карар Казанда 5-нче июль көнне узачак “Бердәм Россия” конференциясендә мәгълүм булачак.
Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең республиканың сәяси системасында аерым роль уйнаганына, Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләү һәм тормышка ашыруда катнашканына игътибар итте. Партия Татарстанның һәр торак пунктында тәкъдим ителгән, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең сайтында.
Фото ТР Хөкүмәте сайтыннан.
Фоторепортаж