Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап калган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2014 елның июнь ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән. Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап калган. Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2648,02 пунктны тәшкил иткән.
Казан Мэры Илсур Метшин агымдагы елның май аенда старт бирелгән Казанның “Салават күпере” дип исемләнгән яңа торак районын төзү барышын тикшерде. Моннан тыш, ММЧ Илсур Метшинның мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратны тулысынча бетерергә ярдәм итәчәк Залесный бистәсендәге балалар бакчасын төзү мәйданычыгында булып кайтканын да хәбәр итә.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.
Медиарейтингның июнь ае өчен икенче урынында – Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (971,66 пункт), өченчедә - Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров (782,58), дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Шуны да искәртеп узарга кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.