Казан Мэры бистәдәге мәктәп укучыларыннан мәктәпкәчә учреждениегә исем уйлап табуларын сорады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Залесный бистәсендәге балалар бакчасы төзелеш мәйданчыгында булды, аны кулланышка тапшыру белән мәктәпкәчә учреждениеләргә булган чират тулысынча юкка чыгачак.
Илсур Метшинны Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Башкарма комитетның Шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов һәм Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин озата йөрделәр.
Алтынов урамында урнашкан 220 урынга хисапланган яңа балалар бакчасы 57-нче номерлы мәктәп территориясендә төзелә. Төзүчеләр инде икенче катны төзи башлады һәм тиздән бизәкләү эшләренә тотыначаклар. Әлеге бакчаның ачылышы, Казанда төзелүче башкалары кебек үк, сентябрьгә планлаштырыла.
Илсур Һадиуллин Казан Мэрына хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Залесный торак массивында ике балалар бакчасы – 33-нче номерлы һәм 147-нче номерлы бакчалар урнашкан, аларга йөрүче сабыйларның саны 294-кә җитә. Бистәдәге балалар бакчасына 249 бала чиратта тора, 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр – 81 бала, 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр – 26 бала. Әлеге балалар бакчасын кулланышка тапшыру белән 3 яшьтән зуррак булган балалар арасындагы гына түгел, 1,5 яшьтәгеләр арасындагы чират та бетә диярлек. Моннан кала, үзләренең балаларын читтәге бакчаларга йөрткән ата-аналар да, әлеге бакча ачылу белән, монда күчәргә теләк белдергәннәр.
“Элек без шәһәрнең бистәләрендә балалар бакчаларын төзү турында хәтта хыяллана да алмый идек. “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын эшләгәннән соң, без биш ел эчендә 20 бакча төзергә планлаштырдык. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт – бу елда гына да без 30 балалар бакчасы төзибез, шуларның 7-се – бистәләрдә. Бу зур эш. Ата-аналарга сабыйларын шәһәрнең үзенә йөртергә туры килмәячәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Конкурс буенча әлеге балалар бакчасына җитәкче итеп сайланган Раушания Галимҗановага Илсур Метшин инде хәзердән үк профессиональ тәрбиячеләр коллективын булдыру өстендә эшләргә кушты.
“Балалар бакчасын тапшырганга кадәр төзүчеләр янында булыгыз, барлык теләкләрегез дә үтәлергә тиеш. Төзүчеләр китә, ә сезгә монда эшләргә каласы”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр бакча җитәкчесенә.
Залесный халкы үз чратында Илсур Метшинга бистәдәге проблемаларга игътибар итүе өчен рәхмәт белдерделәр.
Үзенең визиты ахырында Илсур Метшин мәктәп яны лагерена йөри торган балалар белән аралашып алды. Шәһәр Мэры балалардан июль, август айларында нәрсә эшләргә җыюнулары турында кызыксынды, җәйге каникулда яңа көч туплап укырга килергә кушты. “Ә хәзергә сезгә өй эше. Сезнең мәктәп янында төзелеп килә торган балалар бакчасына исем уйлагыз, бирегә сезнең сеңелкәшләрегез-энекәшләрегез дә йөрисе бар бит”, - диде Казан Мэры.