Казан Мэры Илсур Метшин Казанның “Салават күпере” дип исемләнгән яңа микрорайон төзелеш барышын тикшерде
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин Казанның “Салават күпере” дип исемләнгән яңа микрорайон төзелеш барышын тикшерде. Эшлекле киңәшмә барышында шәһәр башлыгын якын арада социаль торак алуга чират яңадан тулы көчкә эшли башлаячак, ә икенче ел көзен микрорайонга беренче казанлылар килеп урнаша алачак, дип ышандырдылар.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков һәм проектны гамәлгә куюга җәлеп ителгән төзелеш компанияләре вәкилләре озата йөрде.
Казанның Залесный бистәсенең 400 га мәйданында урнашачак “Салават күпере” дип исемләнгән яңа районны төзү масштаблы проектына 15-нче май көнне старт бирелде, ул көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында истәлекле капсула салынды.
Торак комплекста 1,5 млн. кв.м күпфатирлы торак төзеләчәк – бу бүгенге көндә бөтен Киров районы территориясенә караганда да күбрәк дигән сүз. Барлыгы “Салават күпере”ндә 50 меңнән артык кеше яшәчәк. Торак төзү белән беррәттән 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп һәм поликлиниканы кулланышка тапшыру каралган. Транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе Горький шоссесына алмаш юл төзү белән хәл ителәчәк.
Азат Нигъмәтҗанов Илсур Метшинга микрорайонда беренче чиратта 6300 фатирга исәпләнгән 22 йорт, шулай ук 260 урынга 3 балалар бакчасы һәм 1224 урынга исәпләнгән 2 мәктәп төзелгәнен хәбәр итте.
Илсур Метшин “Салават күпере” микрорайонын төзи башлау белән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль торак алуга чиратта булган казанлыларны төп исемлеккә күчерергә вәгъдә биргәнен искә төшерде. Марсель Габделхаков бу бик тиздән булачак дип ышандырды.
Шәһәр башлыгының социаль торак алуга чиратта ничә казанлы тору турындагы соравына Марсель Габделхаков 1700 гаилә төп исемлектә, 5240-се якынча исемлектә булганын хәбәр итте. “Салават күпере” микрорайонының беренче чират йортларын куллануга тапшыруга социаль ипотека буенча чиратта торучылар чираты бетәчәк диярлек. Кешеләрнең якынча исемлектә булудан арганнары турында сөйләүдән мәгънә юк. Казанда социаль ипотека буенча масштаблы йортлар төзү өчен җир юк диделәр. Бу җирлек табылды, графиклар расланды, барысы да төгәл башкарылырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук Казан Мэры “Салават күпере” проектын тормышка ашырган вакытта балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре генә түгел, “һәркемгә уңайлы мохит” элементларын, велоюллар һәм башкаларны да үз эченә алган социаль инфраструктура үсешенә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.
“Торак алу – беренче номер астындагы мәсьәлә булуга карамастан, бу комфорт, куркынычсызлык һәм экологиягә зарарга эшләнергә тиеш түгел. Барлык объектлар сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга уңайлы булырлык итеп эшләнергә тиеш. Барлык йортларда “һәркемгә уңайлы мохит” стандартлары эшләнергә тиеш”. Моннан тыш, микрорайонда велоюллар булырга тиеш. Җир җитә, объектлар арасындагы урын моңа мөмкинлек бирә. Мондагы экология Казанның бүтән бер районында да юк. Шуңа күрә “Салават күпере”ндә Казанның иртәгәсе чагылырга тиеш”, - диде проект төзүчеләргә Илсур Метшин.
Шулай ук Казан Мэры “Салават күпере” микрорайонын метрополитен төзү перспектив планына да кертергә кушты, кешеләр яңа микрорайонга урнашканда, бу перспективаның карап тикшерелгәнен белеп торырга тиеш. “Авиатөзелеш” станциясе дә моннан аның кадәр ерак түгел.
“Графикларны – 2015 елның икенче кварталында йортларны куллануга тапшырырга, ә сентябрьдә халык урнаша дип расларга кирәк. Буш кырга карап, моны кыска вакыт эчендә җиңеп булуыбызга ышану авыр, әмма безнең төзүчеләр булдыра ала”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.