Күлне төзекләндерүнең беренче этабын 30 августта тәмамлау планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Экологлар һәм якындагы йортларда яшәүче халыкның инициативасы белән Харовое күлен төзекләндерү проекты, каршылыклы фикерләр беткәнчегә кадәр, сигез тапкыр эшләнде. Экопаркны булдыру проектының расланган вариантын шәһәр Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.
Презентациядә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, "Экопарк Харовое” иҗтимагый фонды җитәкчесе Нәзилә Альмашева һәм күлне саклап калу буенча инициатив төркем әгъзалары катнашты.
Проектның гомуми бәясе 29 миллионлап сумны тәшкил итә.
“Халыкка инициативаны биргән сирәк очракларның берсе бу. Сез үзегез проектны сайладыгыз, ул, без уйлаганга караганда, кыйммәтрәк булып чыкты. Районнар башлыгы миңа җиткергәнчә, шулай җентекләп эшләнелгән проектны беренче тапкыр булган. Аны тормышка ашыру өчен шәһәр һәм республика бюджетыннан акчалар бүлеп биреләчәк. Моннан кала, Башкарма комитетның бөтен хезмәткәрләре дә Харовое күлен төзекләндерү идеясен хупладылар һәм бер көнлек хезмәт хакларын әлеге эшкә күчерделәр. Күпмедер сумма “Экопарк Харовое” фонды тарафыннан җыелды”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Харовое күле Яруллин һәм Вахитов урамнары киселешендә урнашкан. Харовое күле флора һәм фаунаның күпләгән вәкилләренең йорты булып тора, алар арасында сирәк төрләр дә шактый бар.
Нәзилә Альмашева Илсур Метшинга күлне төзекләндергәндә хәзерге ландшафт тулысынча саклану карарын җиткерде. “Кайда чокыр – чокырны калдырабыз, кайда калкулык – калкулыкны калдырабыз”, - дип билгеләде ул.
Күл янындагы ташландык урыннар ял итү зоналарына әйләнәчәк. Балалар өчен аерым зона оештырылачак, өлкәннәр өчен – башка урын, шулай ук спорт зонасы булачак, биредә урам тренажерлары урнаштыру күздә тотыла.
“Кемнеңдер иртән тыныч вакытта шөгыльләнәсе килер, кемдер бирегә кичен килер. Балалар өчен без паркка биредә яшәүче хайваннарның агач скульптураларын куячакбыз. Шундый үтенеч белән без ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек”, - диде Нәзилә Альмашева.
Паркка төп керү Вахитов урамы ягыннан оештырылачак.
Илсур Метшин Харовое экопаркында җәмәгать ял итү урыны гына түгел, ә үзенчәлекле “җанлы” энциклопедия дә булдырырга кирәклегенә игътибарын юнәлтте. Шушы максатларда паркта мәгълүмати аншлаглар урнаштырылачак: биредә килгән кешеләр өчен паркта яшәүче хайваннар, сирәк үсемлекләр турында мәгълүмат куелачак.
Казан Мэры халыктан үзләренең күл тирәсендә тәртип урнаштырырга әзерлекләре турында кызыксынды. Нәзилә Альмашева сүзләренә караганда, якындагы территориядә шәһәрлеләр даими рәвештә җыештыру өмәләре оештыралар, эшләр башлану белән бушлай эшче көч сыйфатында да катнашырга әзерләр.
Күлне төзекләндерүнең беренче этабын Республика һәм шәһәр көнендә - 30 августта тәмамлау планлаштырыла. Татарстан һәм аның башкаласы җитәкчелегенең, казанлыларның, иганәчеләрнең һәм битараф булмаган халыкның бердәм көче белән шәһәр үзәгендә тагы бер ял итү урыны барлыкка киләчәк, дип билгеләде Илсур Метшин презентация вакытында.
“Проект буенча каршылыклы фикерләр булмаса, бүгенге көнне эшкә старт дип саныйк, һәм күлне төзекләндерә башлыйк”, - дип белдерде Казан Мэры.
Презентация ахырында “Экопарк Харовое” фонды вәкилләре Илсур Метшинга Харовое күленең һәм якындагы территориянең рәсеме төшкән иске картаның күчермәсен бүләк иттеләр. Карта 1887 елгы.
“Сез миңа – карта, мин сезгә - төзекләндерелгән күл”, - дип шаяртты саубуллашканда Илсур Метшин.