Казан Мэры Илсур Метшин Чулпан Хаматова белән Константин Хабенский мәктәбендә шөгыльләнүчеләрне премьера белән тәбрикләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). Казанда “Оперение” фестивале кысаларында уза торган Константин Хабенскийның “Поколение Маугли” балалар музыкаль спектакленең премьер куелышлары булып узды. Әлеге проект Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.
Спектакльне беренче булып Универсиада Авылының концертлар залында Казан Мэры Илсур Метшин һәм танылган актриса Чулпан Хаматова тамаша кылды. Алар тәэсирләре белән яшь актерлар белән бүлештеләр.
Исегезгә төшерәбез, “Поколение Маугли” спектаклендә Константин Хабенскийның балалар театраль студиясендә тәрбияләнүчеләр Россия кино һәм театры йолдызлары Гоша Куценко, Тимур Родригез һәм Эльмира Кәлимуллина белән уйныйлар. Спектакль Р.Киплингның “Книга джунглей” әсәре мотивлары буенча куелган, әмма вакыйга бүгенге көнгә күчерелгән. Мавыктыргыч һәм гыйбрәтле формада ул балаларга һәм аларның әти-әниләренә бүгенге көн тормышында үзеңне югалтмыйча, чын кеше булып калу турында сөйли. Спектакльнең төп герое, Маугли исемле малай зур шәһәрдә яши торган гаиләсеннән “Таш джунгли”га кача. Биредә ул яңабаштан дөньяны һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне танып белә, мегаполиста яшәүчеләрнең чын кыйммәтләренә төшенә.
Спектакльдә барлыгы 72 яшь актер уйный. Татарстан башкаласында шәһәр Мэриясе ярдәмендә дүрт ел элек ачылган Константин Хабенскийның театраль мәктәбендә 300 бала шөгыльләнә. Казан Мэры Илсур Метшин кызларны һәм егетләрне уңышлы старт белән тәбрикләде.
“Шатлык, горурлык һәм соклану – бу спектакльдән барлыкка килгән хисләр. Әти-әниләрнең ничек борчылып утырганнарын күрдем. Янымда кайсыгызныңдыр әтисе утырды, ул параллель рәвештә актер сүзләрен кабатлап барды – репетицияләр вакытында өйрәнеп өлгергән, күрәсең. Мәктәп ачылган вакыттан башлап 4 ел эчендә сез искиткеч коллектив буларак үстегез. Константин Юрьевич (Хабенский – ред.) моны эшләп була дип сөйләгәндә, сезнең нинди артистлар булачагыгызны һәм искиткеч куелышлар әзерләячәгегезне күз алдыма да китерә алмадым. Сәхнәдә чын профессионаллар уйнады, без сезнең белән горурланабыз. Уйнап кына калмыйча, безне борчы”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин яшь актерларга.
Мэр фикеренчә, “Поколение Маугли”ның мәдәни генә түгел, зур хәйрия проекты булуы да бик мөһим. Аерым алганда, спектакльдә уйнаган барлык актерлар үзләренең гонорарларыннан хәйриячелек файдасына баш тарттылар.
“Сез беренчеләр. Шәп. Сезгә кадәр беркем булмаган. Сезнең хәйрия спектаклендә катнашуыгыз сезне шәрәф-хөрмәтле итә. Сез – дөньякүләм йолдызлар”, - дип билгеләде Чулпан Хаматова. “Бу зур эш. Сез балачактан хәйриячелек белән мәшгульсез. Бу – зур абыйлар өчен дә үрнәк булырлык күренеш”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин һәр мәктәптә хәйрия ярминкәләре оештыруны даими итү идеясе белән бүлеште. “Һәр мәктәптә балаларга кемгәдер ярдәм итә алу фикерен тәрбияләү мөһим. Бу һәрвакыт та акча дигән сүз түгел, бу җылы сүз, игътибар, борчылу. Меценатлык рухы балалардан олыларга күчәчәк, балалар әти-әниләрен күп нәрсәгә өйрәтә бит. Бу очракта без башка шәһәр булабыз. Казанның изге эшләр шәһәре булуын теләр идек”, - диде Мэр.
Очрашу ахырында Мэр театраль мәктәпкә ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде, яшь актерларга уңышлар теләп, яңа сезонга, яңа куелышларга әзерләнергә теләде.