Чарада ОГМВ башлыгы Истанбул Мэры Кадыйр Төпбаш катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Бүген Саха Республикасы (Якутия) башкаласында Якутск шәһәрендә 27-нче июньдә старт алачак “Шәһәрләр һәм кешеләр: Гражданлык инициативалары – үзара ышаныч формуласы” халыкара конференциясе кысаларында утырыш узды. Чарада “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” (ОГМВ) бөтендөнья оешмасы җитәкчесе, Истанбул Мэры Кадыйр Төпбаш, ОГМВ бөтендөнья оешмасының сопрезиденты, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Халыкара конференциянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кадыйр Төпбаш һәм Илсур Метшинның видео-сәламләве 27-нче июньдә Якутскиның Академия театрында узачак рәсми ачык конференциядә трансляцияләнәчәк.
Территорияләрне үстерү өстенлеге эшләнешендә гражданнарның катнашуы, инициативалы төркемнәр белән муниципалитетлар өчен әһәмиятле булган барлык мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек - әлеге принциплар бүген ОГМВ-га керүче барлык шәһәрләр өчен дә беренче планга чыга. Нәкъ менә шуның өчен дә конференция шәһәрләр белән идарә эшен камилләштерергә һәм кабул ителәсе карарларның нәтиҗәлелеген үстерергә булышачак.
“Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасы делегациясе әгъзалары шулай ук Саха Республикасы җитәкчесенең вазифаларын вакытлыча башкарып торучы Егор Борисов белән очраштылар. Алар Саха Республикасының казнасы һәм Ус Хатын җирлеге белән танышты, биредә Ысыах җәй бәйрәменә - Саха халкының традицион бәйрәменә багышланган куелыш тәкъдим ителде.
Конференция кысаларында Якутск шәһәре башлыгы Айсен Николаев, Истанбул Мэры Кадыйр Төпбаш һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашлыгында матбугат конференциясе узды.