Казан Мэры Залесный бистәсендәге эш барышы белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь). Бүген Казан Илсур Метшин Залесный бистәсендәге юлларны вак таш белән төзекләндерү барышы белән танышып кайтты. Үзенең эш сәфәре вакытында шәһәр җитәкчесе бистә халкы белән аралашты һәм аларны эш барышын даими күзәтеп торырга чакырды, шул очракта подрядчы оешмалар да төзелешне намус белән башкарачаклар, диде ул.
Илсур Метшинны Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев озата йөрде.
Куляжев билгеләп үткәнчә, бу елда 34 шәһәр бистәләрендә 92 юлны вак таш белән каплау планлаштырыла, аларның гомуми мәйданы 250 мең кв.метрны тәшкил итә. Шуларның яртысыннан күбесенә муниципаль юл фонды хисабына асфальтбетон катламы җәячәкләр. Программа май ахырында старт алды, бүгенге көндә эшнең өчтән бере башкарылган. 21 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, 17-сендә исә эшләр дә әле дә бара.
Залесный бистәсендә инде 20 елдан артык яшәүче халык Илсур Метшинга үзәк урамның 2000 елда асфальтланганын хәбәр итте. Ә менә аркылы грунтлы юлларны яңгыр вакытында еш кына су баса һәм баткаклык аркасында кыенлыклар китереп чыгара. Бу елда аларның икесен вак таш белән каплаячаклар.
“Безнең бистәдәге инфраструктурага күрсәткән игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсе килә”, - диде биредә яшәүчеләр Илсур Метшинга.
“Бу елда без бистләрдәге юлларны ремонтлау буенча масштаблы программаны гамәлгә куябыз. Шундый мөрәҗәгать белән без ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек, ул безне хуплады. Әйе, төп урамнарга без асфальт җәяргә тырышабыз, аркылы урамнарга исә вак таш җәячәкбез. Яңгырдан соң алар буенча резин итекләрдән йөрмәс өчен, анысы да ярый”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Дамир Фәттахов Залесный бистәсе халкы соравы буенча гамәлдәге асфальт юл экономияләнгән акча хисабына ремонтланачак дип ышандырды.
Илсур Метшин халыктан эшне башкаручы подрядчы оешмага карата зарлары бармы дип сорады. “Юк, безгә барысы да ошый”, - дип җавап кайтардылар яшәүчеләр.
Халык уңайлылыгы өчен, эш башланырга берничә көн кала бистә урамнарына, шушы көннәрдә йортлар каршына машина калдырырга ярамый дип, игъланнар эленәчәк. Юлларны җәюгә уртача алганда өч көн кирәк булачак.
“3 көн – вакытлыча уңайсызлыклар. Әмма сез эш барышын күзәтергә тиешсез. “Халык контроле” эшләргә тиеш. Йөрегез, карагыз, таләп итегез, сорагыз һәм безгә дә төзүчеләрне контрольдә тотарга булышыгыз, аларга бик зур күләмдә эш башкарырга кирәк булачак. Без сездә юлларны ничек салуларын, һичшиксез, килеп караячакбыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.