Рейтингны “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы әзерләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2014 елның май ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап кала алган. Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 3119,97 пунктны тәшкил иткән.
Рейтинг мәгълүматлары буенча, федераль массакүләм мәгълүмат чараларында Казан Мэрының “Казан” гаилә үзәге территориясендә, төнге вакыттагы тавыштан зарланган халык шикаятьләреннән соң, тәртип урнаштыру буенча тиешле чаралар күрергә чакыруы турында мәгълүматлар күп чыккан.
Моннан кала ММЧ Илсур Метшинның чыгарылыш сыйныф укучыларын “Казан - Арена” футбол стадионында узган соңгы кыңгырау белән котлавын да хәбәр иткәннәр.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да үз позицияләрен яхшырткан, ул 11-нче урыннан 7-нче урынга күтәрелгән.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 17800 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелгән.