"Оперение" фестивалендә Константин Хабенский, Чулпан Хаматова һәм Сергей Безруков...
Фестиваль Казанда Россиянең 8 шәһәрендә Константин Хабенскийның хәйрия фонды эгидасы астында булган иҗади яктан үстерү студияләреннән 500-ләп кызлар һәм егетләрне җыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Казанда агымдагы елның 23-30 июнь көннәрендә “Оперение” бөтенроссия балалар фестивале узачак. Фестиваль программасында Чулпан Хаматова, Сергей Безруков, Гоша Куценко, Игорь Верник, Эльмира Кәлимуллина һәм Тимур Родригез катнашачак. Мәдәният елы кысаларында узачак чара хакында Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева сөйләп узды.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, шәһәребездә “Оперение”ның башлануын зур түземсезлек белән көтәләр. Ул Россиянең танылган актерлары Константин Хабенскийның актлар мәктәбе укучылары белән бер сәхнәдә уйнаячагының әһәмиятен ассызыклады. Фестиваль Казанда Россиянең 8 шәһәрендә Константин Хабенскийның хәйрия фонды эгидасы астында булган иҗади яктан үстерү студияләреннән 500-ләп кызлар һәм егетләрне җыячак.
“Оперение” фестивале “Поколение Маугли” спектакле белән ачылачак, әлеге әсәрдә балалардан тыш танылган артистлар да катнаша: Шерхан ролендә - Гоша Куценко, Багира – Эльмира Кәлимуллина, Балу – Тимур Родригез”, - дип сөйләде Айгөл Горнышева.
Мәдәният идарәсе башлыгы спектакльне фестиваль башланганчы 21 һәм 22 июнь көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында карап булганын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, спектакльдән җыелган акча яман шеш белән авыручы балаларга ярдәм итүгә тапшырылачак. Фествиальнең төп программасы Универсиада Авылы территориясенең ябык территориясендә узачак. Тамашачылар спектакльләрне “Оперение - 2014” фестивале сайтында бары интернет-трансляция аша гына карый алачак.
Фестиваль вакытында театр һәм кино йолдызлары белән иҗади очрашулар, тере концертлар, әдәби кичәләр узачак.
Фото rg.ru сайтыннан.