Сергей Безруков Казан ишегалларының берсендә шигырьләр укыячак
Шәһәр башлыгы фикеренчә, Россиянең халык артисты Сергей Безруков чыгышы проектның тәэсирле дәвамы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Казанның “Ишегалдында әдәби утырышлар” проекты кысаларында Россиянең халык артисты Сергей Безруков шигырьләр укыячак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте.
Ул әлеге шәһәркүләм проектның 11-нче июнь көнне старт алганын искә төшерде. Бу көнне Казанның Әмирхан проспекты буенча 83-нче номерлы йорты гадәти ишегалдының чынлап уку залына әйләнде, биредә төрле остаханәләр эше узды, шигырьләр укылды, Казан шагыйрьләре чыгыш ясады. Программаның төп кунагы – Россиянең Халык артисты Константин Хабенский һәм аның Казан балаларны һәм яшүсмерләрне иҗади яктан үстерү мәктәп-студиясе укучылары булды.
“Ишегалды” сүзе бөтен масштабны, бигрәк тә узган бәйрәмнең атмосферасын тапшыра алмый, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Әби-бабайлары, әти-әниләре, балалар үзләре. Чынлап торып фурор булды дияргә дә ярый. Мондый җылы мәдәни атмосфера булуын көтмәдем дә”.
Илсур Метшин Константин Хабенскийга проектта катнашуы, бигрәк тә балалар өчен түләүсез актерлар мәктәбе өчен рәхмәтен белдерде. “4 ел элек без бу проект хакында фикер алыша башлаган идек. Һәм менә без 15-17 яшьлек яшь егетләр-кызларның шигърият һәм прозаны искиткеч укуын күзәтә алдык. Аларның һәркайсы чын актер сыман чыгыш ясады”, - дип тәэсирләре белән бүлеште Мэр.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, Россиянең халык артисты Сергей Безруков чыгышы проектның тәэсирле дәвамы булачак.
Фото lichnosti.net сайтыннан.