Узган бәйрәм көннәрендә туристлар агымы интенсивлыгы буенча Казан, Санкт-Петербург шәһәрен уздырып, беренче урынга чыкты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Узган бәйрәм көннәрендә туристлар агымы интенсивлыгы буенча Казан, Санкт-Петербург шәһәрен уздырып, беренче урынга чыкты. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Рейтинг кунакханәләрдә урыннарга бронь ясау нәтиҗәләре буенча төзелде. “Бу, һичшиксез, зур эш нәтиҗәсе, - диде Илсур Метшин. – Залда без 2006-2007 елларда Казанда туристлар базарын һәм туризм өлкәсен ни рәвешле үстерү буенча фикер алышкан кешеләр утыра: диаграммалар ясадык, инглиз кулдашларыбызны чакырдык. 7 ел узганнан соң без әлеге эшнең нәтиҗәләрен күрә башладык”.
Казан Мэры мондый нәтиҗәгә, нигездә, шәһәребездә узган чаралар аркасында ирешеп булганын ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез, oktogo.ru сервисы мәгълүматына караганда, Россиянең иң популяр 10 шәһәре исемлегенә Казан, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Сочи, Екатеринбург, Ярославль, Мәскәү, Севастополь, Кострома һәм Вологда шәһәрләре кергән.
Фото photoforum.ru сайтыннан.