Казанда бәйрәм өч мәйданда узачак: Мирный торак массивындагы Каенлыкта, Аккош күлендәге Урман паркы зонасында, Дәрвишләр торак массивындагы Каенлыкта.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). 21-нче июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Казанлыларны бәйрәмдә нинди программа көтүе турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Ләйлә Фазлыева Сабантуйның планета буенча атлаганын искәртте – ул дөньяның 24 илендә үтәчәк. Казанда бәйрәм өч мәйданда узачак: Мирный торак массивындагы Каенлыкта, Аккош күлендәге Урман паркы зонасында, Дәрвишләр торак массивындагы Каенлыкта.
Шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән. Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, Мирный битәсендәге төп мәйданчыкта татар авылы халкы һәм күпмилләтле Татарстан халкының традицияләре турында театральләштерелгән пролог һәм татар эстрадасы йолдызлары һәм ТР сәнгать әһелләре катнашында концерт куелачак. Моннан кала, республиканың 11 муниципаль районы авыл утарлары оештырачак, ә Казан һәм Татарстанның иң яхшы 250 батыры милли спорт көрәшендә - “Татарча көрәш”тә катнашачак. Башка спорт төрләре буенча да күптөрле ярышлар оештырылачак. Балалар өчен контактлы зоопарк, понида һәм атта йөрү, аквагрим, шулай ук аттракционнар була.
Аккош күленең Урман паркы зонасында “Болгар риваяте” тарихи темасына театральләштерелгән куелышы, халык һөнәрчеләренең кул эшләреннән һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләреннән оештырылган күргәзмә тәкъдим ителәчәк. “Радуга Поволжья” фольклор концерты, “Салават күпере” концерт мәйданчыгы һәм “Балалар мәйданы” белән “Балалар өчен уен мәйданчыгы” оештырыла.
Дәрвишләр бистәсендә Мостай Кәримнең “Урланган кызлар” комедиясе мотивлары буенча халык мюзиклы һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Чемодандагы музей” күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Ветераннар өчен махсус “Вожанка” халык хоры һәм Хәрби-диңгез флоты ансамбле чыгыш ясаячак. “Кояшлы КиВиН” мәйданчыгында КВН командаларының җәйге фестивале үтәчәк. Казан ипподромында ат чабышлары үтәчәк.
“Программа, гадәттәгечә, якты, эчтәлекле һәм күптөрле. Күптән түгел генә Римзил Вәлиев үз мәкаләсендә “соңгы елларда Сабантуй чын мәгънәсендә Ренессанс кичерә һәм халыкара дәрәҗәдәге вакыйгага әйләнә” дип бик дөрес язган иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Мэр якын көннәрдә үзе шәхсән Сабантуйга әзерлек барышын тикшерәчәген ассызыклады. “Сабантуйда иң кадерле кунаклар, әлбәттә, үзебезнең казанлылар булачак, шулай да туристлар саны да күп булыр дип көтелә. Шуңа барлык мәсьәләләрне карап бетерергә кирәк. Без ел саен транспорт белән тәэмин ителеш, мәдәни чараларга, спорт ярышларына кагылышлы мәсьәләрне камилләштерү буенча мөмкинлекләрне арттыру турында сөйләшәбез. Сабантуйда һәркем дә катнаша алырлык булсын: өлкәннәр – тамашачы сыйфатында, балалар – катнашучылар буларак”, - дип ассызыклады Мэр.