120 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә учреждениедә балаларның һәрьяклап үсеше өчен барлык шартлар тудырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең Авиатөзелеш районындагы Симонов урамы буенча 11а йортында урнашкан 9-нчы номерлы “Олимпионик” яңа балалар бакчасын ачтылар.
Чарада Казан Башкарма комитеты Аппараты Җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасарлары Азат Нигъмәтҗанов һәм Ләйлә Фазлыева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең башлыгы Тимур Алибаев һәм башкалар катнашты.
Казанның Авиатөзелеш районында яңа балалар бакчасын ачу “Юл картасы” федераль проектны тормышка ашыру ярдәмендә генә мөмкин булды. Әлеге проект кысаларында Татарстан башкаласында 28 мәктәпкәчә учреждение, бер бинаны капиталь ремонтлау һәм гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр формалаштыру башланган.
Балалар бакчасына “Олимпионик” дип шәһәребездә 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы истәлегенә кушылды. 120 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә учреждениедә балаларның һәрьяклап үсеше һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен барлык шартлар тудырылган. Гомум мәйданы 2370 кв.м булган өч катлы бина йокы бүлмәләре, спорт һәм музыка заллары, медицина блогы, ашханәсе, кер юу һәм һәм яшелчә саклау урыннарын үз эченә алган.
Укыту программасында төп басым балаларны интеллектуаль, иҗади һәм һәм спорт ягыннан тәрбяләүгә биреләчәк. Заманча һәм яхшы итеп җиһазландырылган спорт залында сабыйлар нәфис гимнастика, фитнес һәм спорт аэробикасы белән шөгыльләнә алачак. Биредә шулай ук чит телләр өйрәтү буенча өстәмә белем бирү хезмәтләре күрсәтеләчәк, мәктәпкә әзерләү эшләре дә алып барылачак. Үз сәләтләрен балалар театр студиясендә, кул эше, ритмика һәм вокал кебек түгәрәкләрдә үстерә алачак. Моннан тыш, рус һәм татар телләрен өйрәнүгә аерым игътибар биреләчәк.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин төркемнәрне, спорт залын, аш әзерләү бүлмәсен карап чыктылар, шулай ук мәктәпкә әзерлек дәресләрендә дә булдылар. Моннан соң кунаклар балалар бакчасын ачу хөрмәтенә концерт программасына чакырылдылар.
Кунакларны балалар бакчасы ачылышы белән Рөстәм Миңнеханов котлады. “Бүген икеләтә бәйрәм: без Россия көнендә бу искиткеч балалар бакчасын ачабыз, - дип билгеләде ТР Президенты. – Төп бурычыбыз – ул балаларыбыз турында кайгырту. Бүген Татарстан демографиядә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, аеруча Казан – үткән елда башкалада 18 мең бала дөньяга килгән. Бер яктан, бу – зур шатлык, икенче яктан – без мәктәпкәчә учреждениеләр ачарга әзер булырга тиеш”.
Рөстәм Миңнеханов быел җөмһүриятебездә 56 яңа балалар бакчасы ачылачагы, 15 бинага капиталь ремонт үткәреләчәге, гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачылачагы хакында хәбәр итте. Әлеге максатларга республика һәм федераль бюджеттан 5 млрд сум артык акча бүлеп бирелгән. Әлеге чаралар мәктәпкәчә учреждениеләрдә 11 мең баланы урын белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
9-нчы номерлы балалар бакчасы мөдире Алсу Әхтәмова республикабыз һәм шәһәребез җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында төзүчеләргә сыйфатлы башкарылган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде, ә балалар бакчасы хезмәткәрләренә җылы һәм нык коллектив булдырырга теләде.