Утырышта Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июнь). Якын арада Казан (Идел буе) федераль университеты дөньяви мәгариф системасында җитди позиция билиячәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның попечительлек советы утырышында белдерде.
Утырыш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов КФУның Инженерия институтында, бу уку йортының инжиниринг үзәге бинасында булды. Аннары аңа университетның Фундаменталь медицина һәм биология институтының яңа уку-лаборатория кампусы тәкъдим ителде. Биредә Татарстан Президенты медицина фәннәре үзәге, симуляция медицинасы уку үзәге, фантом класслы стоматология бүлеге эше белән танышты. Шулай ук биомедицина микроскопиясе уку үзәге, анатомия музее да тәкъдим ителде, биредә препаратлар полимер бальзамлау ысулы белән әзерләнгән.
Аннары яңа уку-лаборатория кампусының административ бинасында КФУ попечительлек советы утырышы узды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында вузда башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде. “Университет үсеш ала. Ничек ремонт үткәрелүен карадык, уңай хис-кичерешләр калды”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы. Күптән түгел, 10 июньдә КФУ ның инжиниринг үзәгендә булуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, республикада 20-дән артык фәнни лаборатория ачылачак, аларны гамәлгә кую өчен якынча 200 млн. сум акча сарыф ителәчәк.
КФУның инженерлык юнәлеше үсешенә 450 млн. сум чамасы акча бүленгән. “Мондый уку-лаборатория кампусы булдыру комплекслы һәм гамәли характердагы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов һәм вуз белгечләре республиканың эре предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты сүзләренә караганда, симуляция медицинасы уку үзәге дөньяви дәрәҗәдәге үзәк буларак горурлык уята. Аның сүзләренә караганда, хәзер КФУ яңа буын белгечләрен бөтенләй икенче дәрәҗәдә әзерли. Шул ук вакытта, республика башлыгы вуз эшләнмәсе җитди саклау системасы белән җиһазланган булырга тиешлеген ассызыклады.
“Бүген безнең бурыч – Казан федераль университеты дәрәҗәсен көндәшлек итәргә сәләтле дөньяви югарылыкка күтәрү. Моның өчен күп хезмәт куярга кирәк һәм безнең һәрберебез актив эш итәргә тиеш. Монда иң мөһиме – ректор командасы эше. Без җитди, уңай үзгәрешләр булуын күрәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Кыска вакыт эчендә университетта зур эшләр башкарылуын ассызыклады ул.
“Безнең унивреситет якын арада дөньяви мәгариф системасында җитди позиция алачагына ышанам, монда бернинди шик тә юк. Мондый тикшеренү үзәкләре безгә җитми иде. Безнең эре предприятиеләр безнең эшләнмәләргә мохтаҗ, дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы КФУ җитәкчелегенә. Ул шулай ук вуз вәкилләрен Россия һәм башка илләрдәге хезмәттәшләре белән актив тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
Татарстан Президенты чыгышыннан соң КФУның попечительлек советы әгъзалары попечительлек составына ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинны кабул итү өчен тавыш бирде.
Аннары КФУ ректоры Илшат Гафуров доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан җитәкчелегенә эшләрен югары бәяләүләре һәм ярдәм итүләр өчен рәхмәт белдерде.
Яңа лаборатория кампусын КФУның 210 еллыгына ачу планлаштырыла, биредә заманча җиһазланган төрле лабораторияләр урнашачак. Моның өчен 180 млн. чамасы акча кирәк. Моннан тыш, быел КФУның Бутлеров исемендәге Химия институты бинасын ачу планлаштырыла: анда 30 лаборатория булачак.
КФУ ректоры, республика башлыгына Волков урамында урнашкан 2-нче номерлы хастаханә бинасын вузга тапшыруны тизләтүне сорап мөрәҗәгать итте. “Шундый йөкләмә бирелгән иде, әмма әлегә нәтиҗә юк. Процесс бара, документлар белән бәйле тоткарлык бар”, - дип билгеләп үтте И.Гафуров. Татарстан Президенты ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрына бу мәсьәләне контрольгә алуны йөкләде.
Утырыш ахырында КФУ белән хезмәттәшлек итү турында партнерлар белән килешү имзаланды, алар шуңа кадәр чыгыш ясады.
Утырышка нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов, гомумән, зур эш башкарылган, дип билгеләп үтте. “Бүген без фикер алышкан бурычларны гамәлгә ашыру темпларын акрынайтырга ярамый. Безнең искитмәле лабораторияләр, галимнәр бар, реаль нәтиҗәләр кирәк”, - диде ул.
Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар, республика вузлары җитәкчеләре, фән эшлеклеләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Фоторепортаж