Казан Мэры Мирный бистәсенең Каенлыгында узачак Сабантуй бәйрәменә әзерлек белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Сабантуйга әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә узган күчмә киңәшмә вакытында фикер алыштылар. Мирный бистәсенең Каенлыгында узган киңәшмәдә транспорт мәсьәләсе, трибуналарга үтү мөмкинлекләре һәм якынлашып килүче бәйрәмнең мәдәни программасы каралды.
Күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитетының җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев һәм шәһәрдәге бәйрәмне үткәрүдә җаваплы булган башка хезмәт вәкилләре катнашты.
Беренче чиратта Илсур Метшин транспорт мәсьәләсе оештырылышы белән кызыксынды. “Узган елларда автобусларга бәйле бөкеләр еш булды: автобуслар тукталышка килеп туктый, халыкны озак төшереп, шуның аркасында бөкеләр барлыкка килә”, - дип искәртте Казан Мэры һәм бу елда да мондый очраклар кабатланмас микән дип кызыксынды. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков маршрутлар да, калган моментлар да уйланылган, проблемалар чыгарга тиеш түгел, дип белдерде. Илсур Метшин транспорт агымы оешкан вакытта алдагы еллардагы тәҗрибәне исәпкә алырга кушты.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева Илсур Метшинны бәйрәмнең төп мәйданына керү аркаларын бизәү вариантлары белән таныштырды. Узган елдагы кебек үк Татарстанның муниципаль районнары – Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Лаеш, Норлат, Теләче һәм Балык Бистәсе – үзләренең экспозицияләрен тәкъдим итәчәкләр, шул рәвешле алар килгән кунакларны татар һәм рус авылларының тормыш-көнкүреше белән таныштырачаклар. Ләйлә Фазлыева шулай ук бәйрәм программасы белән таныштырды һәм бәйрәм вакытында сәхнәнең бизәлеше ничек булачагын сөйләде.
Илсур Метшин кешеләрне тамаша урыннарына үткәрүне оештыруны уйлап бетерергә кушты: “трибуналарның яртысы буш, ә кешеләрне кертми торырга тиеш түгелләр”. “Сабантуйга кем беренче килә, шул урынлы була – принцип шундый булырга тиеш. Беренче 10 мең кеше килде, ә калганнар өчен бәйрәм булмаячак, дигән сүз түгел бу, әлбәттә!” – дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Искәртеп үтәбез, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй Казанда 21-нче июньдә өч мәйданда узачак: Мирный торак массивындагы Каенлыкта, Аккош күлендәге Урман паркы зонасында, Дәрвишләр торак массивындагы Каенлыкта.