Үзәк аллеяны бизәү өчен классик монументаль стиль сайланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Бүген Горький паркында төзекләндерү эшләре барышын тикшергән Казан Мэры Илсур Метшинга якын-арада паркта барлыкка киләчәк җиһаз үрнәкләрен тәкъдим иттеләр.
Шәһәр башлыгын Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, әлеге эштә катнашы булган структура бүлекчәләре һәм подрядчы оешма җитәкчеләре озата йөрде.
Проект төзүчеләр иҗади төркеменең җитәкчесе Дарья Толовенкованың сүзләренә караганда, үзәк аллеяны бизәү өчен классик монументаль стиль сайланган, ул Горький исемендәге паркның статусына һәм тарихына җавап бирә. Аерым алганда, Казан Мэрына үзәк аллея буенда урнаштырылачак сәгатьле һәм күрсәткечле чуен баганаларны күрсәттеләр. Шулай ук аллея буйлап көчле яктыртып торачак фонарьлар куелачак, башка зоналар буенда яктырту йомшаграк булачак.
“Лондонда булганда без нәкъ шундый күрсәткечләр куелган Гайд-паркта булдык. Алар ярдәме белән паркның төгәл логистикасы төзелгән, спорт, ял һәм башка зоналарның кайда урнашуы күрсәтелгән”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук Илсур Метшин паркта урын алачак эскәмия һәм чүп чиләкләре үрнәкләрен карап чыкты. “Үзәк аллея буенда калган урам җиһазы белән аваздаш булачак декоратив урналар куярга кирәк. Аңа барып тоташкан җәяүлеләр зоналары буенда башка илләрдәге кебек чүп өчен капчыклы махсус боҗралар куярга була. Чүпне җыйган вакытта әлеге капчыкларны алмаштыру җиңел”, - дип тәкъдим итте Казан Мэры.
Шулай ук шәһәр башлыгы яңартылган паркның төп үзенчәлекләреннән булып торачак интерактив фонтанны монтажлау барышын карап чыкты. “Паркта тиешле мохитне булдыру өчен эстетика мәсьәләсе мөһим. Әмма биредә ял итәчәк әти-әнләр һәм балалар өчен куркынычсызлык мәсьәләсе аеруча актуаль. Электрлыкның җиргә тоташтырылуы, су агымының көченә һәм башка мәсьәләләргә бик игътибарлы булырга кирәк”, - дип йөкләде Илсур Метшин.
Велоинфраструктура мәсьәләсенә Казан Мэры аерым игътибар бирде. “Парктагы бар нәрсә - яктырту да, видеокүзәтү камералары да шәһәрлеләр уңайлылыгы өчен булырга тиеш. Велохәрәкәт схемасын аерым эшләргә кирәк, җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр бер-берсенә комачауларга тиеш түгел”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Илсур Метшин Горький исемендәге паркны төзекләндергән вакытта дөньякүләм тәҗрибәдән файдаланырга кирәклеген ассызыклады. “Әмма шул ук вакытта казанлылар белән киңәшләшегез. Алар теләгәнне тормышка ашырып бетерә алмасак та, халык фикерен мөмкин булган кадәр исәпкә алырга кирәк”, - дип белдерде Казан Мэры.
Шулай итеп, паркка даими килүчеләр үтенече буенча биредә аерым спорт зонасын булдыру карары кабул ителде. Еллар дәвамында паркка килүче шахматчылар өчен беседка куелачак. Футбол, баскетбол, волейбол өчен аерым мәйданчыклар булачак. Моннан тыш, паркта урам тренажерлары да барлыкка киләчәк.
“Шул ук вакытта, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен дә алып барырга кирәк. Тренажерлар бирегә килүчеләр өчен комачау да итәргә тиеш түгел, әмма күз күреме зонасында да булырга тиеш. Берәү парк буйлап “Кока-кола” һәм күмәч белән барганда, икенче берәү, аның тренажерда шөгыльләнгәнен күреп, үзенең физик формасы хакында уйланырга тиеш”, - диде Илсур Метшин.