Татарстан Президенты үткәргән киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар Казанның тарихи үзәгендә яңа биналар төзү проектларын карап тикшерделәр. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә барышында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева карап тикшерү өчен 10 яңа төзелеш проектын тәкъдим итте. Киңәшмәдә катнашучылар аларның күбесен хуплады, әмма аерым бер проектлар буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.
Шулай ук ТР Президенты Түбән Кабан күле буенда Һади Такташ урамында офис үзәге төзелеше проектын тулысынча яңадан эшләүне йөкләде. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пыяла һәм бетоннан өч зур 8 катлы бина төзү проекты күл буе панорамасына туры килми. Ул биналарның катларын киметергә, тышкы ягын үзгәртергә, яр буенда уңайлыклар булдыруга игътибар итәргә киңәш итте, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж