Шигърият бәйрәмендә Яшьләр симфоня оркестры катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм актер Константин Хабенский Казанда “Ишегалдында әдәби утырышлар” дип исемләнгән уникаль проектны ачып җибәрделәр.
Әмирхан проспектындагы 83-нче номерлы йорт ишегалдында казанлылар каршында Россиянең Халык артисты Константин Хабенский, аның Балаларны һәм яшьләрне иҗади яктан үстерү мәктәп-студиясе укучылары, шулай ук Казан шагыйрьләре Лилия Газизова һәм Борис Вайнер чыгыш ясады.
Тантаналы чарада Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнашты.
Әмирхан проспекты буенча 83 йорт ишегалдында ирекле рәвештә китап алмашу (буккросиниг), “Мин укырга яратам” дип исемләнгән флэшмоб, китап кыстргычлары әзерләү буенча остаханә эше, асфальтта рәсемнәр ясау бәйгесе, пленэр һәм ТР Яшьләр симфония оркестры чыгышы оештырылды.
Бәйрәмне ачкан вакытта Казан Мэры Илсур Метшин яхшы эш башлаганда һава торышының да шатлануын билгеләде. “Бер айдан артык көткән беренче яңгыр белән тәбриклим сезне. Изге эшләр эшләнгәндә яңгыр да ява. Чараны үткәрү инициативасы белән республикабызның Язучылар берлеге катнашты. Әлеге фикерне бик теләп хупладык. Казанда мондый ишегалларның саны 20-дән артык булачак. Сезнең көчле алкышларыгыз астына мин сәхнәгә яраткан артистыбыз Константин Хабенскийны чакырам. Әлеге кеше илебездә һәм шәһәребездә мәдәниятне үстерүгә шактый өлеш кертте”, - диде Мэр.
Моннан соң сәхнәгә Константин Хабенский һәм аның Казан мәктәп-студиясе укучылары чыгып классик һәм заманча авторларның шигъри һәм прозаик әсәрләреннән өзекләр укыдылар. “Без шигырьләр укырга килдек. Миңа калса, бу – яхшы башлангыч. Әгәр һәр кеше шигырьләр укып, музыка уйнап һәм рәсемнәр язып, үз ишегалдында әдәби очрашу уздыру өчен көрәшә башласа, бу искиткеч булачак”, - диде Константин Хабенский.
Чыгыштан соң актер укучыларны мактады. “Шигырьне яттан сөйләү, әлбәттә, яхшы. Әмма аны тыныч булмаган аудитория каршына чыгып, бөтенләй таныш булмаган, һәркем үз эше белән мәшгуль булган урында һәркем укый алмый. Безнең бар да килеп чыкты. Димәк, студиябез юкка гына эшләп килми. Сүз уңаеннан, мин аларга булышмадым, бары “Әзер булыгыз” дидем. Гомумән алганда, киләчәгебез мәдәниятне яшь буынга ничек итеп тәкъдим итүдән тора. Кызлар һәм егеләр белән ничек итеп аралашсак, алар да безнең белән шулай аралашачак”, - диде ул.
Актер Казан Мэрына театраль һәм әдәби проектларга ярдәм иткән өчен рәхмәтен белдерде. “Безнең Казандагы балаларны һәм яшүсмерләрне иҗади яктан үстерү студиябез дүрт ел элек Илсур Метшнның ярдәме һәм шәхси катнашында барлыкка килде. Бик зур рәхмәт аңа. Гомумән, шәһәрнең Мэриясе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Казан белән безнең алты ел дус”, - диде ул.
Константин Хабенский шулай ук Мэр ярдәме белән Казанда якына арада узачак проектлары хакында сөйләде. “Контрабас” һәм “Поколение Маугли” спектакльләре, “Оперение - 2014” фестивале Казан Мэры Илсур Метшин ярдәмендә уза.
Шигърият бәйрәмнәре җәен атна саен шәһәр районнарының төрле 20 ишегалдында уздырылачак. “Ишегалдында әдәби утырышлар” проекты күптән түгел Лядской бакчасында “Китап-фест” фестиваленең традицияләрен дәвам итә. Ул Мәдәният елы кысаларында ТР Язучылар берлеге белән берлектә Казан Мэриясе тарафыннан тормышка ашырыла.