Казан Мэры ремонт өчен тиешле сумманың өчтән бере генә бүленгән 83-нче номерлы физика-математика лицеенда булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Идел буе районында урнашкан 83-нче номерлы физика-математика лицеенда булып кайтты, әлеге мәктәп бу елда гомум белем бирү учреждениеләренә капремонт үткәрү республика программасына кертелгән. Мэрга җиткерелгәнчә, бүлеп бирелгән акча түбә һәм санүзәкләрне ремонтларга, шулай ук тәрәзәләрне алмаштырырга гына җиткән. Су белән тәэмин итү системасына, җылыту системасына, канализация, электр, фасад һәм керү төркемнәрен ремонтларга акча җитми.
Мэр белән шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм башкалар да йөрде.
Директор Диләрә Бикуева сүзләренә караганда, Казанның Идел буе районындагы 83-нче номерлы лицейда мәктәп 1973 елда ачылганнан бирле капиталь ремонт ясалмаган. Бу елда мәгариф учреждениесе мәктәпләргә капиталь ремонт ясау республика программасына кертелгән. Программа кысаларында каралган барлык эш төрләрен дә башкарыр өчен, мәктәпкә 39 млн. сум акча кирәк, ә ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан 14 млн. сум гына бүленгән.
Илсур Метшин бина фасадын, үзәк керү төркемен, берничә кабинетны, ашханә, бәдрәф бүлмәләрен, коридор һәм идән астына керү урынын карады. Шәһәр җитәкчесе подрядчыдан бүгенге көндә башкарылган эшнең күләме белән кызыксынды. “РСС инжиниринг” ҖЧҖ субподряд оешмасының директоры Александр Таунов акча бүлеп бирелгән эшләрнең барысы да башкарылганлыгын җиткерде, әмма бу эшләр генә җитеп бетми, диде.
Мәктәпне караганнан соң, Илсур Метшин башкарылган эшләрнең тулы күләмдә башкарылмавы белән килеште. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, мәктәпнең бер квадрат метрына ремонт ясау өчен 2800 сум акча бүленгән, ә торакның бер квадарат метрына капремонтка уртача 9820 сум китә. Узган елда шундый ук мәктәпкә - 83-нче номерлы лицейга – 32 млн. сум бүленгән булган.
Мэр фикеренчә, әлеге тоткарлыклар түрәләр арасында аңлашылмаучылык аркасында килеп чыккан.
“Әлеге саннарны куйган кеше, бәлки, үзе килеп, шушы эшләрне ничек бу сумма кысаларында башкарып булганлыгын күрсәтер безгә. Мәгариф министры да, премьер-министрның да бу саннар турында белмәвенә һич шикләнмим. ТР Президенты тарафыннан шундый яхшы программа булдырылды, ләкин соңыннан барысы да кабинетларга төшә, андагылар исә программаны тиешенчә формалаштыра да алмыйлар. Нәтиҗәдә без аны юкка чыгарабыз”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Очрашу азагынга ул мәктәп коллективына өстәмә акчаларны булдыру мәсьәләсен чишеп булмаса да, капремонт буенча башкарылырга тиешле эшләр киләсе сезонда эшләнеп бетәчәк, дип ышандырды.