Акциянең ни рәвешле узуы хакында бүген Татарстан башкаласы районнарының җитәкчеләре хәбәр итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә катнашучы предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. Акциянең ни рәвешле узуы хакында бүген Татарстан башкаласы районнарының җитәкчеләре хәбәр итте.
“Шәһәребездәге күп оешманың акциягә кушылуы сөендерә”, - диде Мэр.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев районнар территориясендә 8 мең кв.м артык территориядә 131 чәчәк түтәле оештырылганы һәм 148 вазон урнаштырылуы турында сөйләде. Чагыштыру өчен узган ел саннарын китерде: шулай итеп, узган елда районнарда барлыгы 54 чәчәк түтәле һәм 78 вазон һәм клумба булган.
Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә 5330 кв.м мәйданда чәчәк утыртылуы һәм 607 вазон һәм кашпо урнаштырылуы планлаштырыла. Бүгенге көндә 2720 кв.метрда чәчәкләр барлыкка килгән, 376 вазон һәм кашпо урнаштырылган. Җәмәгать транспорты тукталышларында кашпо урнаштыру шәһәрлеләр тарафыннан аерым бер төрле хупланды.
Идел буе һәм Вахитов районнарында 8 мең кв.м диярлек территориядә чәчәк утырту планлаштырыла. 712 кашпо һәм 618 вазон урнаштырылган. Совет районында 227 меңнән артык чәчәк утыртылган.
Район башлыклары әлеге акциягә предприятиеләрнең ни рәвешле катнашуы хакында сөйләп узды. Шулай итеп, Тимур Алибаев сүзләренә караганда, “ике районның төп магистральләрен карау барышында кече һәм урта бизнес предприятие җитәкчеләре белән теге яисә бу территорияне бизәү хакында фикер алышынган”. Администрациянең интернет битендә Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан керү урыннарын бизәү һәм шул өлкәдә эшләүче компанияләрнең прайс-битләре кертелгән тәкъдим бар.
Район башлыклары шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән предприятиеләрне билгеләп узды, алар - “Леруа Мерлен”, “Эдельвейс” кибет челтәре, “Бәхетле” һәм “Гулливер” сәүдә комплекслары, “Сувар”, “Августина” челтәре, “Макдональдс” рестораннары, “Катык”, “Траттория”, “Татнефть” машиналарга ягулык салу челтәре, “Ривьера” кунакханә – күңел ачу комплексы, “Гольфстрим” кунакханәсе, эре сәнәгать предприятиеләре, аерым алганда, “Казан вертолет заводы” һәм Бауман, Петербург урамнарындагы биналарны арендага алучылар.
“Таттелеком”, “Нефтехимпроект”, “Татарстан” СМҮ, “Татнефтемаш”, “Мега Казань”, ШЭ Игнатьева, “Автодорстрой”, социаль өлкә учреждениеләре һәм күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр – акциянең актив катнашучылары.
“Әлегә эш шактый кала бирә”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм ирешелгәндә туктап калырга ярамаганлыгын ассызыклады. Ул барлык катнашучыларга рәхмәт җиткерде һәм шәһәрдә чәчәк утырту эше алга алып барылганлыгына ышандырды. “Катнашучыларның саны артачагына ышанам, һәр компания өчен артык зур чыгым таләп итми, әмма нәтиҗәсе искиткеч”, - дип нәтиҗә ясады ул.