“Мин укырга яратам” девизы астындагы фестиваль Казанның Лядской бакчасында, Сандецкий утарында һәм В.Аксенов музей-йортында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). “Китап-фест”та 4 меңнән артык казанлы булып кайткан. Беренче Казан китап фестивале нәтиҗәләре хакында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте.
“Мин укырга яратам” девизы астындагы фестиваль Казанның Лядской бакчасында, Сандецкий утарында һәм В.Аксенов музей-йортында узды. Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, яңа формат үзен аклаган. “Китап-фест” казанлылар тарафыннан зур кызыксыну уяткан. 4 меңнән артык казанлы шигырь тыңларга һәм укырга, төрле иҗади бәйгеләрдә, акцяләрдә, остаханәләрдә катнашырга җыелды”, - дип хәбәр итте ул.
А.Горнышева узган фестивальгә кызыксынуны раслаучы тагын берничә сан китерде. “4 сәгать дәвамында китапханәләр аллеясында Пушкин шигырьләре белән чыгыш ясарга теләүчеләр саны кимемәде, акциядә 150 яшь казанлы катнашты. Ирекле китап алмашу нәтиҗәсендә меңнән артык китап яңа хуҗалы булды. 70-тән артык рәссам рәссамнар аллеясында эшләде. Ә Пушкинның “Я вас любил” шигыре чит ил студентлары тарафыннан 6 телдә укылды”, - дип сөйләде Айгөл Горнышева. Мәдәният идарәсе башлыгы танылган Мәскәү кунаклары – әдәби тәнкыйтьче Кирилл Ковальджи һәм язучы, “Татьянин день” һәм “Бедная Настя” сериалларының сценарийсын язучы Елена Исаева чыгышларын да билгеләде.
Эшлекле дүшәмбедә билгеле булганча, китап фестиваленең дәвамы булып “Ишегалдында әдәби утырышлар” (“Литературные дворики”) яңа проекты булып торачак. Проект кысаларында казанлыларның танылган актерлар, шагыйрьләр һәм язучылар белән аралашу мөмкнлеге барлыкка киләчәк. “Беренче иҗади очрашу 11-нче июнь көнне Яңа Савин районындагы ишегалларның берсендә узачак, аңарда Россиянең халык артисты Константин Хабенский үзенең Казандагы мәктәп-студиясе укучылары белән катнашачак”, - дип булачак чарага анонс ясады Айгөл Горнышева һәм мондый очрашулар атна саен булачак дип вәгъдә бирде.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең мәдәни тормышындагы чираттагы вакыйганы оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм “Ишегалдында әдәби утырышлар” проектын да хуплады.
“Залларда кеше җыю мөмкинлеге чикле икәнлеге билгеле, фестиваль һәм концертларга барлык теләүчеләр эләгә алмый. Шуңа күрә рекламадагы кебек “алайса үзебез сезгә киләбез”, шул ук принцип буенча мәдәният халыкка үтә тора”, - дип мондый ачык чараларның мәгънәсен аңлатып узды Илсур Метшин һәм сәнгатьнең театр һәм музейлардан урамга чыгуын – дөньякүләм тренд икәнлеген искә төшерде. “Ишегалдында әдәби утырышлар” проектында бушлай катнашырга ризалашкан мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде.
“Сәнгатьне яратучыларга Мәдәният елында башкаладагы вакыйгалар палитрасына зар кылу – гөнаһ: Аида Гарифуллина белән Пласидо Доминго чыгыш ясап өлгермәде, Нуриев фестивале узмады, ә инде Анна Нетребко килде, Сладковский белән Денис Мацуев концертын бирделәр. Әлеге чараларның күбесе шәһәребездә алга таба да үткәреләчәк”, - дип вәгъдә бирде Илсур Метшин.