Бу елда капиталь ремонтлау күздә тотылган 25 мәктәптәге эшләрнең яртысы инде башкарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Бу елның гомум белем бирү учреждениеләренең капиталь ремонт ясау республика программасына кергән 25 Казан мәктәбендә эшләрнең яртысы тәмамланды диярлек. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
Аның сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тормышка ашырылган программаның өченче ел рәттән гамәлгә куелып килә. 2 ел эчендә шәһәрдә 30 елдан артыграк элек салынган 63 мәктәп ремонтланган, бу исә программага кертелгән шәһәр мәктәпләренең 47%-ын тәшкил итә. Программа кысаларында 30 елдан элегрәк төзелгән мәктәпләрнең барысын да ремонтлап чыгу күздә тотыла, ягъни башкаладагы мәктәпләрнең 78%-ын дигән сүз. Агымдагы елда 25 мәктәптә (26 бинада) 522 млн. сумга капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин агымдагы елның гыйнвар аенда подрядчы оешмалар ("Ремонтстройсервис” ЯАҖ һәм "Татлизинг” ДУП) сайланылганлыгын җиткерде, алар төзелеш-монтаж эшләрен башкаралар. Уку процессына комачау итми торган эш төрләре инде февраль аенда ук башланган.
Капиталь ремонт эшләре барышында мәктәп түбәләренә ремонт ясалачак, тәрәзәләр алмаштырылачак, керү төркемнәре ремонтлана, эчке ишекләр алмаштырыла, санитар үзәкләр, эчке инженерлык коммуникацияләре, фасад, отмостка ремонтланачак.
“Хәзерге вакытта планлаштырылган эшләрнең яртысы инде башкарылды. Барлык объектларда да диярлек тәрәзәләрне алмаштыру эшләре төгәлләнде, 20 мәктәптә түбәләрне алмаштыру буенча эшләр тулы көчкә алып барыла”, - дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Шулай да акчага бәйле кайбер җитешсезлекләр дә килеп чыга икән: капиталь ремонт программасын формалаштырганда якынча бәяләр күздә тотыла, ә проект-смета документациясен әзерли башлагач, башка бәяләр белән очрашасың. “ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан капиталь ремонтка әзерләнгән исәп-хисап методологиясе бүгенге көндә актуаль түгел, шуңа да кайбер объектларда финанс кытлыклар килеп чыга. Агымдагы елда Казанда 124,5 млн. сум күләмендә дефицит булыр дип фаразлана”, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин.
ТКХ комитеты рәисе исеменнән, кирәкле эшләрне башкару өчен өстәмә акча бүлеп бирүләрен сорап, кирәкле инстанцияләргә хатлар юлланган.
“Бу бик тә әһәмиятле программа, шуңа да эшкә зарар килергә тиеш түгел. Аны ел саен ата-аналар, педагоглар һәм балалар көтә”, - диде Илсур Метшин һәм әлеге мәсьсәләне республика хөкүмәте дәрәҗәсенә чыгарырга кушты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: элек төзелгән мәктәпләр физик мөмкинлекләре ягыннан чикле булган балаларны исәпкә алып эшләнмәгән, алар өчен тиешле уңайлыклар юк. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәргәндә, халыкның азмобильле халкы өчен дә тиешле шартлар булдырылачак
“Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә куелган зур әһәмияткә ия булган программа. Берничә ел эчендә 78% мәктәпне (170-тән артык уку йорты) ремонтау үзе үк хыял кебек иде, ә бүген без 63 мәктәп инде ремонтланды, дип хисап бирәбез. Узган ел без каникулларны көтми торып, шул ук вакытта уку процессына комачаулык тудырмыйча, ремонт эшләрен башлау карарына килдек. Нәтиҗәсе – инде ярты эш башкарылган. Димәк, калган эшләрне җентекләп, яхшылап, уйлап эшләргә кирәк булачак”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Казан Мэры башкарылган эшне даими рәвештә контроль астында тотарга кушты, шулай ук ремонт эшләренә Казан шәһәре Думасы депутатларын, мәктәпне бетергән элеккеге укучыларны һәм аларның ата-аналарын да ихтыяри рәвештә җәлеп итәргә чакырды. Өстәмә акчалар капиталь ремонт программасына кертелмәгән эш төрләрен дә башкарырга ярдәм итәчәк.
“25 мәктәптә “Һәркемгә дә уңайлы мохит” булдырылачак. Һәм иң мөһиме – педагогларның инвалид балалар белән эшләү өчен күнекмәләре булырга тиеш”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм Мәгариф идарәсенә алдан ук әлеге мәсьәләрне карап чыгарга кушты.