Илсур Метшин гомумшәһәр спартакиаданың мини-футбол буенча турниры җиңүчеләрен һәм призерларын котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында “Спортлы Казан-2014” IV гомумшәһәр спартакиадасының мини-футбол буенча турнирының җиңүчеләрен һәм призерларын котлады, әлеге ярышлар 15-нче апрельдә мини-футбол буенча ярышлар белән старт алган иде.
“Спартакиадада да традиция буенча шәһәр хуҗалыгына караган 9 тармак учреждениесе, оешмасы һәм предприятиесе хезмәткәрләре, шулай ук “Дуслар командасы” катнаша. Ярышлар өч этапта үтә, алар Универсиадага әзерлек вакытында төзелгән заманча спорт объектларында уздырыла”, - дип искәртте Физик культура һәм спорт комитеты рәисенең урынбасары Рамил Хафизов.
Аның сүзләренә караганда, ел саен ярышларның дәрәҗәсе үсә бара, бу исә катнашучыларның санын арттыруга да китерә. “Ел саен безнең ярышларга яңа командалар килә, катнашучылар турнирларга алдан ук әзерләнеп торалар, форма алалар һәм тренировкалар үткәрәләр. “Метроэлектротранс” МУП, “Казаньоргсинтез”, “Уютный дом” идарәче компаниясе, Пенсия фонды, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Сбербанк командалары мини-футбол ярышларында үз осталыкларының яхшы дәрәҗәсен күрсәттеләр”, - дип хәбәр итте Р.Хафизов.
Спартакиаданың беренче этабында төрле предприятиеләр эчендә иң көчле спортчылар билгеләнә. Икенчедә - төрле тармак җиңүчеләре, өченче этапта “иң яхшылар” исеменә тармаклардагы җыелма командалар көрәшә.
“26-нчы майдан алып “Ватан”, “Триумф” һәм “Ак Бүре” объектларында 14 муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрен билгеләделәр, алар өч төркемгә бүленгән иде. 5-нче июньдә “Ак Бүре” спорткомплексында мини-футбол турнирының алтын медальләре өчен “Башкарма Комитет Аппараты” һәм “Экономист” командалары көрәште. Тулы трибуналар командалар өчен җан атып торды, уенчылар бик динамик яхшы футбол күрсәтте”, - диде Фзик культура һәм спорт комитеты рәисенең урынбасары.
Финал матч көрәшендә “Экономист” командасы җиңү яулады – ул муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре тармагын 23-еннән алып 30-нчы июньгә кадәр үтәчәк Спартакиаданың өченче этабында тәкъдим итәчәк. “Соцсфера” командасы өченче урынга лаек булды.
Рамил Хафизов сүзләренә караганда, агымдагы елда “Спортлы Казан-2014” Спартакиадасы кысаларында 7 спорт төре (йөзү, җиңел атлетика, велоспорт, бадминтон, чаңгы ярышлары, волейбол, өстәл теннисы) буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла.
16-нчы июньдә “Акчарлак” йөзү бассейнында Спартакиаданың икенче төре – йөзү старт ала, аның кысаларында Башкарма комитет, Казан шәһәре Думасы һәм Контроль исәп-хисап палатасы хезмәткәрләре арасында да ярышлар үтәчәк.
“Беренче этапта катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйм. Сәламәт яшәү рәвеше Башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан сүз белән әйтелеп калмыйча, эштә күрсәтелүенә без бик шатбыз”, - дип билгеләде Илсур Метшин.