Казан Мэры Мәгариф идарәсенә олимпиадада катнашкан башкала укучыларының киләчәк карьера траекториясен аерым күзәтеп барырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин олимпиадада җиңү яулаган Казан укучыларын бриллиантка тиңләде. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр җитәкчесе талантлы укучыларга алга таба да булышлык күрсәтүне дәвам итәргә кушты.
Билгеле булганча, узган атнада мәктәп олимпиадаларының рәсәйкүләм этабында Казан мәктәпләре укучыларының ирешкән уңышлары турында билгеле булды. Мондый югары нәтиҗәләргә ничек ирешү турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Ләйлә Фазлыева укучыларның һәм укытучыларның зур тырышлыгы аркасында Татарстан башкаласының рәсәйкүләм олимпидада катнашу нәтиҗәләре буенча – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң – өченче урын алуын билгеләп үтте. “Без – миллион халкы булган шәһәрлеләр арасында беренчеләр. Соңгы елда призлы урыннарның саны 41-дән 52-гә үсте, рәсәйкүләм фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны да артты – узган елда 8 беренче урын иде, бу елда – 18”, - дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.
“Әлеге нәтиҗәләргә талантлы укучылар белән эшләү концепциясен тормышка ашыру ярдәмендә генә ирешелде. Барлык кагыйдәләр һәм Казан укучыларының олимпиадаларда катнаштыру өчен шартлар да каралды, узган ел буенча резерв тупланды”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм киләсе елда да Казан укучылары үзләренең нәтиҗәләре белән сөендерер дигән өметен белдерде.
Казан Мэры Илсур Метшин барысын да рейтинг нәтиҗәләре белән котлады. “Әлеге нәтиҗәгә без бер генә ел килмәдек. Моңа кадәр без өченче урынны Новосибирскига бирә идек, аларның халкы 1 миллион да 700 мең кеше диярлек, шуның өстенә әлеге шәһәрнең фәнни потенциалы яхшы таныш. Бу елда без зур ышаныч белән Новосибирскины узып киттек”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Укытучыларның, Мәгариф идарәсенең, мәктәп директорларының, укучыларның һәм аларның ата-аналарының максатчан эшенең нәтиҗәсе булуын билгеләде ул. Илсур Метшин сүзләренә караганда, сәләтле балаларга һәм аларны олимпиадага әзерләүче укытучыларга булышлык күрсәтү системасы булдырылган.
“Аларның киләчәк карьера траекториясен аерым карарга кирәк”, - дип ассызыклады Мэр һәм олимпиада җиңүчеләрен бриллиант белән чагыштырды. Ул шулай ук әлеге яшьләрнең безнең республикада эшләп, фән үсешенә ярдәм итүләре кирәк булуын да аерым билгеләп үтте.
Фото stekabakonline.ru сайтыннан алынды.