Татарстан башкаласында “Китап-фест 2014” фестивале ачылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Лядской бакчасында “Китап-фест 2014” фестивален ачып җибәрде. Өйләдән бирле биредә тугыз тематик аллеяда шигырь, музыка яңгырый, балалар өчен остаханәләр үтә, телсез кино һәм спекталкьләр күрсәтелә, Пушкинның һәм заманча шагыйрьләрнең шигырьләре укыла, кешеләр китаплар белән алмашалар. Шәһәр җитәкчесе сүләренә караганда, Татарстан башкаласында Мәдәният елында яңа матур традиция гамәлгә керә, аны киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк булачак.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, шулай ук Казанның әдәби җәмәгатьчелек вәкилләре – шагыйрә Лилия Газизова, В.Аксенов музей-йортының директоры Ирина Аксенова һәм башкалар катнашты.
“Китап-фест 2014” интерактив фестиваль Мәдәният елы кысаларындагы җәйге урам фестивален ачып җибәрә. Фестивальнең идеясе – шәһәрнең иҗат интеллигенциясе вәкилләренеке, әлеге идея беренче тапкыр апрель аенда Мэр белән Ратушада очрашу вакытында яңгыраган иде. Ул вакытта Илсур Метшин әлеге идеяны энтузиазм белән күтәреп алды.
“Китап-фест 2014” фестивале Рус теле көненә һәм А.Пушкинның тууына 215 ел булуга багышлана. Ул өч мәйданчыкта үтә: Сынлы сәнгать музее паркында һәм Лядской бакчада – ачык һавада, шулай ук Василий Аксенов музеенда узачак.
Фестивальне ачып, Илсур Метшин шәһәрдә яңа матур традиция барлыкка килгәнлеген билгеләп үтте. “Мин барлык китап сөючеләрне сәламләргә шатмын. Без беркайчан да китап укудан туктамадык, әмма компьютер технологияләре һәм Интернет зур үсеш алган чорда безгә, өлкәннәргә, балаларыбызда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү вакыты килеп җитте. Фестиваль бөтен Казан буенча бара, “Мин укырга яратам” девизы бөтен Казанны берләштерерлек булырга тиеш. Әгәр китап булмаса, Тукай Пушкин турында белмәс иде дә. Балачактан ук яратып килгән каһарманнарны без китаплардан белдек. Дусларым, китап сезне яхшылыкка гына өйрәтсен, яңа дусларыгыз барлыкка килсен. Бәйрәм белән!” – диде Мэр.
Соңыннан Илсур Метшин Лядской бакчасындагы тугыз тематик аллея эше белән танышты. Шул рәвешле, китапханә аллеясында көн дәвамында “Мин укырга яратам” флеш-мобы, рольләргә бүлеп уку һәм буккроссинг – китаплар белән алмашу үтә. Язучылар һәм шагыйрьләр аллеясында Казан һәм Мәскәүнең танылган әдәбиятчылары белән очрашулар оештырылган, нәшриятчылар аллеясында китаплар күргәзмәсе һәм сату эше уза. Рәссамнәр аллеясы “Укый торган Казан” фотокүргәзмәсенә чакыра, ә музыкантлар аллеясында – хатын-кызларның “Фантазия” джаз-оркестры чыгышы. Поэтик авангард аллеясында төп тема – Велимир Хлебниковның иҗаты.