Республика җитәкчесен Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рус теле көне һәм Александр Пушкинның тууына 215 ел булу уңаеннан, Казандагы Үзәкләштерелгән китапханә системасының 45-нче номерлы филиалында булып кайтты.
Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев озата йөрде.
Фоторепортаж