Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чара шагыйрьнең 215 еллыгы һәм Рус теле көне уңаеннан уздырыла.
Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Александр Пушкин һәйкәле Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан. Рус теле көне кысаларында биредә шигырь укучылар чыгышлары, театраль шигърият күренешләре, балалар сәнгать ансамбльләре чыгышлары уздырыла.
Шигърият бәйрәмендә Татарстан Республикасы халык язучылары һәм шагыйрьләре, әдәби һәм сәнгать җәмәгатьчелеге, Г.Р.Державин исемендәге премия лауреатлары катнашты. Шагыйрь А.С. Пушкин тууына 215 ел тулу һәм Рус теле көненә багышланган тантаналы чаралар Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнарында 6-7 июнь көннәрендә узачак, дип хәбәр итә республикабыз башлыгының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж