Шәһәр җитәкчесе, агачларга су сипкәндә, янгын гидрантлары мөмкинлекләре кулланылганлыгын да искәртеп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне һәм шәһәр предприятеләре җитәкчеләрен яшел үсентеләрне коткару эшенә кушылырга чакырды.
Тапшыру барышында Казан Мэрына телевизор караучы шалтыратып, дым җитмәү сәбәпле агачларның коруы турында җиткерде. Илсур Метшин бирелгән соравы өчен казанлыга рәхмәтен белдерде һәм агачларны коткару өчен нинди чаралар күрелгәнлеген сөйләде.
“Без инде 4 атна диярлек яңгырсыз яшибез, ә агачларга хәзер аеруча да су кирәк. Шундый битараф булмаган кешеләр булганга рәхмәт. Әлеге мәсьәләгә без зур игътибар бирәбез. Хәзерге вакытта шәһәрдә 84 су сибә торган машина эшли. Моннан кала, без янгын гидрантлары мөмкинлекләрен дә кулланабыз. Төнге сәгатьләрдә, янгын чыгу ихтималы кимегән вакытта, безгә ярдәмгә янгын машиналары килә - үсентеләргә су сибәләр. Бүгенге көндә Универсиада алдыннан урнаштырылган 85 км автомат су сибү системасы челтәре тулы көчкә эшли. Шулай да болар гына җитеп бетми. Бүген бездә гадәттән тыш хәл дисәк тә була. Әмма, Аллага шөкер, без узган елда “Яшел рекорд” кысаларында утыртылган барлык үсентеләргә дә су сибәргә өлгерәбез, ә аларның саны 100 мең агачтан артып китә”, - дип җавап бирде Мэр.
Илсур Метшин шәһәрлеләргә һәм шәһәр предприятеләре җитәкчеләренә яшел үсентеләргә су сибүдә катнашуга чакырып мөрәҗәгать итте. “Шәһәрлеләргә мөрәҗәгать итәм: чиләк алып, аңа су салырга һәм үзегезнең ишегалдыгыздагы агачларга һәм куакларга су сибәргә вакыт тапсагыз иде. “Яшел рекорд”тан соң “Яшеллеккә су сибү” акциясен игълан итәр өчен менә дигән вакыт. Без үз эшебезне башкарабыз, әмма мин безнең шәһәрлеләр дә әлеге эшкә кушылуларын теләр идем”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр.