Казан Мэры “Чәчәк ата торган Казан” катнашучыларын аерым билгеләп үтү идеясен хуплады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Агымдагы елда Татарстан башкаласында шәһәр хуҗалыгы предприятеләре тарафыннан гына да узган елга караганда 30%-ка артыграк чәчәк утыртылган. Шуның өстенә “Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларында күпчелек коммерцияле предприятиеләр һәм торак оешмалар үз биналарының фасад өлешләрен һәм яндагы территорияләрне чәчәкләр белән бизәделәр. Шәһәр урамнарындагы төзекләндерү барышы белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин да танышып кайтты.
Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шулай ук “Горводзеленхоз” Трест” МУП идарәчесе Роза Җәббарова озата йөрделәр.
Игорь Куляжев сөйләп үткәнчә, агымдагы елда шәһәр хуҗалыгы предприятеләре көче белән генә дә Универсиадага әзерләнгән чордан 30%-ка күбрәк чәчәк утыртуга ирешкәннәр. “Шул ук акчага без өч мәртәбә артыграк утырта алдык. Әзер клумбалар булуы монда бигрәк тә зур ярдәм күрсәтте. Шуның өстенә “Чәчәк ата торган Казан”га торак оешмалары һәм гади халык та кушылды. Инде бүгенге көндә алар тарафыннан торак йортлар янында 8 мең кв.метр чәчәклек булдырылган”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Моннан кала, акциягә Казан эшмәкәрләре дә кушылды. Беренчеләрдән булып “Эдельвейс” кибетләр челтәре вәкилләре хуплап алды. Павлюхин урамында урнашкан шундый кибетләрнең берсендә бүген шәһәр җитәкчесе дә булып китте.
Челтәр вәкилләре Илсур Метшинга фасадны чәчәк вазоннары белән бизәгән вакытта 7 меңләп үсенте утыртылганлыгын җиткерделәр.
Казан Мэры чәчәкләрне ничек карап тотулары һәм никадәр озак чәчәктә торачаклары турында кызыксынды. Шәһәр җитәкчесенә чәчәкләргә кибет хезмәткәрләре су сибүен җиткерделәр. Роза Җәббарова билгеләп үткәнчә, тиешле дәрәҗәдә карап торылган очракта, чәчәкләр казанлыларны сентябрь-октябрь аена кадәр шатландырып торачак.
“Матурлык – медальнең бер ягы гына әле ул. Минемчә, хезмәткәрләрнең үзләренә дә моный кибеттә эшләү рәхәтрәк. Килүчеләр дә, мөгаен, чәчәк белән бизәлгән кибеткә ешрак баралардыр. Акча ягыннан Пепси-Кола ящигыннан кыйбат түгел, ә нәтиҗәсе – бөтен шәһәрлеләрнең күңелләрендә күтәренке кәефе. Мин сезнең исемегездән, “Чәчәк ата торган Казан” акциясендә катнашырга теләк белдергәнегез һәм катнашканыгыз өчен, барлык эшмәкәрләргә рәхмәт белдерәм”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Казан территориясендә эшләүче коммерцияле предприятиеләр 6 мең кв. м чәчәклекләр утырткан.
“Мондый күләмдә чәчәкләр утырту тирә-юньдәгеләрнең дә кәефен күтәрә, башкарылган эш өчен рәхмәтләрен белдерәләр”, - дип өстәде Татарстан башкаласы Мэры.
Илсур Метшин Вишневский урамындагы төзекләндерү һәм чәчәк утырту эшләре белән танышты, биредә эшләр “Горводзеленхоз” МУП тарафыннан алып барыла. Роза Җәббарова агымдагы елда трест үсентеләрне утырту принцибын үзгәрткәнлеген билгеләп үтте. Элек чәчәкләр турыдан-туры туфракка утыртылган булса, хәзер – билгеләнгән клумбаларга.
“Болай чәчәкләр артыннан карау күпкә уңайлырак, шуның өстенә алар черемиләр дә”, - дип аңлатты Роза Җәббарова.
Ул Мэрга сөйләп үткәнчә, “Горводзеленхоз” МУП көче белән шәһәрнең 14 урамында вертикаль яшелләндерү башкарылган, якын арада Кремль астында зур Жар-Птица сыны барлыкка киләчәк. Чәчәклекләр 7 мең кв.метр мәйданда ясалганнар, бу исә “Горводзеленхоз” башкарырга тиешле планның 25%-ын тәшкил итә.
Игорь Куляжев “Чәчәк ата торган Казан” катнашучылары арасында конкурс игълан ителгәнлеген билгеләп үтте, аның нәтиҗәләре җәй ахырына билгеле булачак.
“Казанны яшелләндерү өлкәсендә күп эш башкарылды инде, шуңа да карамастан без әле зур юлның башында гына. “Чәчәк ата торган Казан” катнашучылары өчен бүләкләү формасын табу бик тә дөрес булачак. Сүз акчалата премияләр турында бармый, ә рәхмәт сүзләре турында. Әйдәгез, һәрберсенең кулларын кысып, рәхмәт хатлары тапшырабыз, шәһәрлеләрдән бөтен уңай бәяләмәләрне җыябыз да аларны эшмәкәрлек вәкилләренә тапшырабыз, Казанны төзекләндерүгә керткән өлешләренең нәтиҗәсен күрсеннәр. Моны Республика һәм шәһәр көнендә бәйрәм итү яхшы булачак”, - дип белдерде Илсур Метшин.