Азинодан аермалы буларак, “Салават күпере” микрорайонында бер үк вакытта торак та, юллар да, социаль инфраструктура объектлары да төзеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 50 мең казанлыга исәпләнгән “Салават күпере” микрорайонында торак, юллар һәм социаль инфраструктура төзеләчәк. Киләчәктә биредә 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп һәм Горький шоссесы юлына алмаш (дублер) булып торачак юл салыначак. Социаль ипотека программасы буенча йортлар төзү хакында “Тема” тапшыруындагы туры эфир вакытында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Туры эфир вакытында Мэрга торакка вакытлы номер белән өч ел чиратта торган казанлы мөрәҗәгать итте. Ул аңа кайсы вакытта чын номер бирелеп, кайчан фатир ала алачагы белән кызыксынды.
Телевизор караучы соравына җавап биреп, Мэр социаль торак төзү өчен җир биләмәләренең җитмәү проблемасы барлыгын билгеләде. “Казан соңгы елларда шактый төзеде, иске торакны бетерү программаларында катнашты. Без 800-900 кв.м торак гамәлгә керттек, Универсиадага әзерлек елында 1 млн. 40 мең квадрат метр куллануга тапшырдык. Челтәрләр белән тәэмин ителгән муниципаль мәйданчыклар тәмамланды. Хәзерге вакытта зур булмаган җир биләмәләре бар, әмма алар шәхси структураларга карый”, - дип аңлатты Мэр.
Әлеге хәлдән чыгу юлы табылган. Казан янында “Салават күпере” микрорайонын төзү иң эре һәм перспективалы проектларның берсе булып торачак. “Төзү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде һәм ике атна элек диярлек без булачак “Салават күпере” микрорайонына капсула салдык, биредә 50 мең казанлы яшәячәк. Анда 22 балалар бакчасы, 7 мәктәп төзеләчәк. Горький шоссесына алмаш булачак юл да салыначак”, - дип сөйләде Мэр.
Азинодан аермалы буларак, “Салават күпере” микрорайонында бер үк вакытта торак та, юллар да, социаль инфраструктура объектлары да төзеләчәк.
И.Метшин яңа микрорайон салыначак территория экологиясен аерым билгеләп узды. “Якында урман-парк зонасы, Аккош күле, искиткеч һава. Президент белән капсула салган вакытта сулап туя алмадык, югыйсә Казандагы һаваны да начар диеп булмый. Әмма анда, Горький шоссесыннан унбиш минут юлда, чын урман һавасы һәм бөтенләй башка энергетика”, - дип бүлеште Мэр.
Ахырда Илсур Метшин сорау бирүчегә рәхмәтен белдереп, микрорайон тапшырылуга Дәүләт торак фонды чиратны ачып җибәреп, номерлар гына алып калмыйча, якын киләчәктә фатирлы булуларына ышанычын белдерде.
Тапшыруның стенограммасы