Илсур Метшин шәһәр паркларын, скверларын һәм яр буе территорияләрен төзекләндерү шәһәр хакимияте эшендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Шәһәр халкының Горький исемендәге паркны төзекләндерү белән бәйле фикер-инициативалары эш барышында исәпкә алыначак. Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында шулай дип белдерде.
Тапшыруны алып баручы Алексей Кулешов сүзләренә карганда, тапшыруны әзерләгән вакытта Мэрга казанлылардан Горький исемендәге паркны реконструкцияләү проектын тормышка ашыру белән бәйле шактый мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шулай итеп, казанлыларның берсе парк янында урнашкан санаторий коммуникацияләреннән файдаланып, шифалы сулы чыганак ачарга тәкъдим итте. Илсур Метшин Мэриягә дә шактый мөрәҗәгать килеп торганын билгеләде. Берәүләр фото җибәрә, кемдер әзер тәкъдимнәр белән килә. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, шәһәр халкының инициативалары эштә исәпкә алыначак.
Тулаем алганда, Илсур Метшин сүзләренә караганда, Горький паркын берничә этапта узачак зур реконструкция эше көтәчәк. Беренче этапта минималь төзелеш көтелә, басым паркны төзекләндерүгә ясалачак. “Кызганычка каршы, 40 еллап шәһәр хакимияте паркка капиталь ремонт белән барып җитә алмады. Ниһаять, без андагы яктырту, урам җиһазын (эскәмияләрне) – коммуникацияләрне алмаштырачакбыз. Яңа юллар кеше йөргән маршрутлар нигезендә эшләнәчәк. Юлларны зур ерымнар булган урында да эшлибез. Велосипедчылар һәм роллерлар үтенече буенча юлларны асфальттан түгел, ә бетонда эшләячәкбез. Алардан тузан азрак һәм ул аның кадәр кызмый”, - диде И.Метшин. Шулай ук, Мэр сүзләренә караганда, реконструкциядән соң паркның өч керү урыны булачак: үзәк керү урыны, Вишневский урамы ягыннан парад баскыч һәм Казансу яр буеннан төзекләндерелгән керү урыны. Куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк. Паркның бөтен территориясендә видеокүзәтү камералары урнаштыру планлаштырыла.
Актив ял яратучылар өчен паркта шулай ук шартлар булдырылачак. “Трудовые резервы” стадионы янында яхшы газон җәелгән футбол кыры, волейбол, баскетбол һәм воркаут өчен мәйданчыклар булдырылачак. Йога белән шөгыльләнүчеләр һәм шахматчылар өчен аерым зоналар эшләнә.
Алексей Кулешов шәһәрлеләр исеменнән паркта агачларны кисүгә борчылуын белдерде. Илсур Метшин борчылу өчен сәбәп юк дип җиткерде. “Яшеллеккә мөнәсәбәтемне беләсез, бик сакчыл мөнәсәбәттә мин агачларга. Паркта 100-150 еллык, Шаляпинны ишеткән агачлар бар. Без авария хәлендә булган агчларны кисәргә мәҗбүр идек, чөнки алар ял итүчеләр өчен куркыныч тудыралар. Әмма язын паркта меңләгән яңа зур булып үсә торган агач тамыр җәйде”, - дип шәрехләде Мэр.
Шәһәр халкы фикеренчә, паркның тагын бер проблемасы ул – территориянең зур булмавы.
Шәһәрнең меңьеллыгына әзерләнгән вакытта һәм Миллениум күперен төзүгә бәйле рәвештә, парк территориясе шактый кечерәйде. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, киләчәктә Вишневский урамы аша паркның ике тарихи өлеше – Рус һәм Немец Швейцарияләрен бәйләп торачак җәяүлеләр күпере салыначак. Киләчәктә бу зона ул вакытка төзекләндереләчәк Казансу яр буе белән берләштереләчәк.
Горький исемендәге парк – якын арада Казанда төзекләндереләчәк бердәнбер парк түгел. Илсур Метшин шәһәр паркларын, скверларын һәм яр буе территорияләрен төзекләндерү шәһәр хакимияте эшендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләде. Әлеге программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплый.
Стенограмма передачи