Монументны ачу тантанасында Сергей Шойгу, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Бүген Казанда атаклы Совет авиаконструкторы Андрей Туполевка һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Монумент Декабристлар, Гагарин һәм Королев урамнары киселешендә урнашкан. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хәбәр иткәнчә, һәйкәл проекты архитектор Герман Бакулин тарафыннан эшләнгән, һәйкәлнең скульпторы – Александр Кислов. Монумент “Экспериментальный завод ВКНИИВОЛТ” ҖЧҖ предприятиесендә җитештерелгән. Һәйкәл гранит белән тышланган постаментка куелган.
Һәйкәлне ачу тантанасында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Сергей Шойгу бүгенге чараны истәлекле дип атады. «Андрей Николаевич Туполевның ил алдында, авиация алдындагы, кораллы көчләр алдындагы казанышлары әйтеп бетергесез, - дип белдерде С.Шойгу. - Бу – сугыш еллары да, Төньяк полюс аша очу да, беренче рекордлар да, әлбәттә, безнең стратегик авиациябез дә. Болар барысы да - Туполев, Туполев, Туполев!»
Ул ассызыклап узганча, Россия бу кешегә чиксез рәхмәтле, аның аркасында Россия хәрбиләрендә иң куркыныч корал бар.
«Бу самолетлар күптәннән корал итеп алынган һәм әле дә илнең куркынычсызлыгын тәэмин итеп торучы куркыныч, гайрәтле көч булып калалар», - дип ассызыклады РФ оборона министры.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук һәйкәлне ачу белән котлады. «Туполев белән безнең авиация заводының, авиация интститутының бөтен тарихы бәйле», - дип искәртте Р.Миңнеханов.
Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе башлыгы Михаил Погосян чыгышында 2013 елда Россиядә Андрей Туполев тууына 125 ел тулуы билгеләнгәнен искәртте. «Казанда һәйкәлне ачу да - атаклы кешегә хөрмәт күрсәтү. Шул ук вакытта бу "Туполев"ААҖ, Казан авиация заводы үсеше буенча безнең алдагы җаваплылык та», - дип белдерде М.Погосян.
Авиаконструктор оныгы Андрей Алексеевич Туполев шулай ук рәхмәт сүзләрен әйтте һәм "Ту" самолетларының бөтен тарихы диярлек Казанга бәйле икәнен билгеләде.
Хәрби оркестр уйнап җибәргәч, кунаклар һәйкәлдән япманы тартып төшерделәр һәм аңа чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Шуны әйтергә кирәк, проектта шәһәрнең күпечелек предприятиеләре катнашты. Казан шәһәре Башкарма комитеты Гагарин урамындагы скверны реконструкцияләү мәсьәләсе өчен җаваплы иде. Бүгенге көндә парк территориясе төзекләндерелгән, яшелләндерү эшләре башкарылган, яктырту яңартылган, җәяүлеләр юллары җиһазландырылган, коймалар ремонтланган һәм буялган. Моннан тыш, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе мәгълүматына караганда, скверда балалар уен мәйданчыгы, эскәмияләр һәм чүп чиләкләре урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Туполевка булган тагын бер һәйкәл 2008 елның 18 ноябре көнне Толстой урамында КАИның 3-нче номерлы бинасы янында ачылган иде.