Санитар чистарту икеайлыгы чорында шәһәр территориясеннән 290 мең куб.метр көнкүреш калдыгы чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгын үткәрү чорында Казан территориясеннән 290 мең куб.метр калдык җыелган һәм чыгарылган. Шәһәрне чүп-чардан арындыру буенча оештырылган масштаблы акциядә 150 меңнән артык казанлы катнашкан. Икеайлык кысаларында барлык планлаштырылган эшләр дә тулы күләмдә башкарылган. 31-нче майда тәмамланган акция нәтиҗәләре турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Санитар чисталык чараларына, аның сүзләренә караганда, мәктәп укучылары, техникум һәм югары уку йортлары студентлары җәлеп ителгән. Шәһәрлеләр, предприятие һәм муниципаль учреждение, Башкарма комитет аппараты һәм аның структур бүлекчәләре, Казан шәһәре Думасы, район администрацияләре хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән.
Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы шәһәрне кыш буена җыелган чүп-чардан арындырырга булышкан, ватылган төзекләндерү элементларын торгызырга һәм шәһәргә каралган кыяфәт кертергә ярдәм иткән. “Икеайлыкта 150 меңнән артык кеше катнашты, 5 меңнән артык техника җәлеп ителде. Предприятиеләр көче белән 600 мең кв.метрдан артык мәйданда җыештыру эшләре башкарылды. Күмү максаты белән 290 мең куб метр көнкүреш калдыклары полигонга озатылды”, - дип сөйләде Игорь Куляжев. Ул шулай ук санитар икеайлык барган көннәрдә чүп-чарны утильләштерү станцияләре көчәйтелгән режимда эшләгәннәрен дә билгеләп үтте.
Икеайлык кысаларында урам-юл челтәрләре элементларын (ут баганалары, юл билгеләре, тукталыш павильоннары һәм куркынычсызлык коймалары) чистарту һәм юу эшләре башкарылган.
Торак секторда 16 млн.кв.метр мәйдандагы ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән. 3800 ишегалды чистартылган, 130 контейнер мәйданчыгы ремонтланган. 245 га мәйдандагы 127 парк, бакча һәм скверлар чүп-чардан чистартылган.
Икеайлык кысаларында шәһәр территорияләрен яшелләндерүгә аеруча да зур игътибар бирелде. Барлыгы 4000-ләп агач һәм куаклык утыртылган. Элек утыртылганнарына даими рәвештә су сибеп тору эше оештырылган. Исегезгә төшерәбез, Универсиадага әзерлек кысаларында гомум озынлыгы 85 км булган территориядә яшел үсентеләргә су сибү автомат системасы эшләнгән. Шулай ук махсус су сибү машиналары да эшли, бүгенге көндә алар 20 мең куб.метр су кулланган.
Казан Мэры Илсур Метшин элегрәк утыртылган агачларга су сибүгә аеруча да игътибар юнәлтергә кушты. Ул шәһәрлеләрне һәм предприятие җитәкчеләрен яшел үсентеләргә су сибү эшенә кушылырга чакырды.
Икеайлык кысаларында 20 млн.кв.метр мәйдандагы урамда җыештыру эшләре башкарылган һәм 17 млн.кв.метр юл буйлары зонасы чистартылган. Хәзерге вакытта юл челтәрләрен карап тоту дәвам ителә. Эш төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә оештырылган. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, чистарту эшләренең сыйфат үсеше 2013 елда чистарту-җыештыру техникасының яңартылуы белән дә бәйле.
Игорь Куляжев җәйге чорда да чистарту эшләре оештырылачагы турында искәртеп үтте.
Илсур Метшин санитар чистарту икеайлыгы нәтиҗәләреннән канәгать калды, шулай да чистартуга мохтаҗ булган территорияләр әле дә бар. “Шәһәр чыннан да чистарды – моны казанлылар үзләре дә, башкала кунаклары да билгели. Үзәктәге чисталык нормага әйләнә икән, яр буе һәм урман-парк зоналарында, читтәге районнарда да бу дәвам ителергә тиеш”, - дип ассызыклады Мэр.